Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АПК: эш-мәшәкатьләр

«МОЛКО» фермаларында җитештерү күрсәткечләре арта

Районда икенче ел инде үзгәртеп корылган хуҗалыклар базасында яңа оешкан «Чистай» холдинг компаниясенең «МОЛКО» ҖЧҖ эшли.

Сөт терлекчелегендәге хәлнең ничек үзгәрүен үз күзләрең белән күреп була. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекләр баш саны 3400дән артып китә, шул исәптән 1580 башы сыерлар. Сөтчелек терлекчелеге 4 бүлектә: «Карасу», «Трудолюбово», «Чирмешән» (Түбән Савруш), «Смена» (Яңа Аксубай) бүлекчәләрендә урнашкан. «Такталы» һәм «Луч» (Иске Савруш) бүлекләрендә яшь таналар үстерелә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре – Иван Шугаев һәм Игорь Шугаев.

– Предприятие тотрыклы сөт җитештерүне оештыруга йөз тота, – дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов. – Ул безнең районда гамәлдә булган терлекчелек объектлары базасында эшли, аларны модернизацияләү алып барыла. Бу эшнең максаты – маллар асрау һәм терлекчеләр өчен яхшы шартлар тудыру.

«МОЛКО» терлекчелек фермаларында балансланган ашату төре кертелгән. Рационны авыл хуҗалыгы предприятиесенең ветеринария, зоотехник хезмәтләре белгечләре контрольдә тота. «Карасу» бүлекчәсеннән соң ремонт эшләре «Смена» бүлекчәсендә дәвам итәчәк, «Трудолюбово» бүлекчәсендә 200 башка исәпләнгән малларны бәйләмичә асрау комплексын төзү процесста.

«Чирмешән» бүлекчәсендә терлекчелек биналарының ничек үзгәртеп корылуы белән район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм фермерлары әлеге бүлекчә базасында узган семинар-киңәшмә барышында таныша алды. Биредә технологик җиһазларга агымдагы ремонт ясалган, азык мәйданчыгы төзелгән. Яңарту эшләре сыерларның продуктлылыгын ике тапкырга арттыру мөмкинлеге биргән.

Хәзерге вакытта «Карасу» бүлекчәсенең сөтчелек комплексында үзгәртеп кору эшләре бара. Ремонтчылар бригадасы эшне белеп башкара. Аның составында Андрей Сулейманкин, Владимир Иванов, Александр Явгаев, эретеп ябыштыручы Марат Мирзин эшли. Савым сыерлары асралган икенче корпуста да ремонт үткәрелгән.

– Корпуста су эчертү, тирес чыгару, сөтүткәргечләр системалары тулысынча алмаштырылды, – дип сөйләп, терлекчелек объекты буенча экскурсия үткәрде авыл хуҗалыгы механигы Минәхмәт Габитов. – Ишекләрне, түбәне җылыттык, яктыртуны арттырдык. Хәзер биредә бик якты, моңа кадәр булган белән чагыштырырлык түгел. Тагын бер мөһим нәрсә – сыерлар астына махсус резина аслыклар җәелгән, бу савым сыерларын мастит авыруыннан саклый. Ремонтчылар бригадасы беренче корпуста эшли иде: алар резина аслыкларны бетон идәнгә беркеттеләр. Бу корпуста да шулай ук күп эшләр эшләнгән: суүткәргеч, тирес чыгару транспортеры алыштырылган, идәнгә бетон җәелгән, һәм бар да – зоотехник таләпләргә нигезләнеп. Ремонт эшләрен атна дәвамында төгәлләргә планлаштыралар. Шулай ук бозаулату бүлеге дә яңартылган.

Карасу сөтчелек комплексында яңа туган бозауларны кабул итү өчен үз көчләре белән җайланма корганнар. Бозау тууга, аны җылытылган агач бокска урнаштыралар. Биредә ул җылына, кибә һәм икенче көнне аны уртак бозау абзарына чыгаралар. Ветеринарлар билгеләп үткәнчә, бу бозауга яңа шартларда ярашырга, сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.

Хуҗалык буенча көнлек тулаем савым 21500 килограммнан артык тәшкил итә – узган чор дәрәҗәсенә карата 120 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев