Маллар өчен кышкыга сыйфатлы азык әзерләнә
«Аксу Агро» ҖЧҖдә терлек азыгы әзерләү эшедәвам итә.
Терлекләрне кыш көне тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин итү өчен җәен күп көч куярга кирәк. «Аксу Агро» ҖЧҖдә план буенча җәйге сезонда 1200 тоннадан артык печән, 13454 тонна сенаж әзерләргә кирәк.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлек азыгы әзерләү буенчамөһим эшне махсус звено башкара. Үзәк базада сенаж салу берничә көн элек башланган. Әмма, һава шартлары да әзерләү процессын бераз тоткарлады, игенчеләргә эшне дәвам итү өчен, дымлылыкның кимүен көтәргә туры килде. Шуңа да карамастан, процесс бара, әзерлек темпы көннән-көн арта.
Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр мең ярым гектардан артык мәйдан били. Сенаж әзерләү өчен 1300 гектар җир бүленгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 23 июньгә бу мәйданның чирегеннән артыгы – 529 гектары чабылган.
Бу көннәрдә механикалаштырылган звено сөт комплексыннан берничә километрда күпьеллык үлән басуында эшли. Үлән биек булып үскән, тыгызлыгы да югары. Чаптыруны сменалап өч агрегат башкара. Алар белән тәҗрибәле механизаторлар Гомәр Гарифуллин, Әсхәт Миассаров, Әүхәт Вафин, Илнар Җамалетдинов һәм Рәис Мифтәхов идарә итә. Алар артыннан Геннадий Жарков, Рәис Ильязов һәм Әмир Каюмов чабылган үләнне асылмалы тырма белән әйләндерәләр. Бу процедураны чабылган үлән тигез кипсен өчен үткәрәләр. Механизаторларның һәркайсы үз эшен нечкәлекләре белән белә, аны төгәл һәм ипле башкара.
– Безнең эштә авырлыклар юк, – диләр алар. – Гадәттәгечә эшлибез, смена нормасын үтәргә тырышабыз.
Яшел басуда техника тавышы тынмый, чабу һәм әйләндерү процессы туктаусыз бара. Механикалаштырылган звено механизаторлары Ирек Мостафин, Алексей Кудряшов һәм Владимир Борзов махсус агрегатлар ярдәмендә чабылган үләнне теземнәргә җыялар.
Технологик чылбырны ваклагыч агрегатта Минвәгыйз Ризванов дәвам итә. Ул параллель рәвештә сенаж массасын тракторлар арбасына төяү белән мәшгуль. Тимер җиңсәдән арбага булачак сенаж “ага”. Һәм бу процессларның барысы да бик тиз башкарыла.
Яшел массаны югалтмас өчен, транспортчылардан һәм тракторчыдан аерым игътибар һәм оста эш итү таләп ителә. Яшел йөкне авыл хуҗалыгының азык йортына ташу белән Олег Соломонов, Константин Мельников, Олег Чернов, Александр Прохоров һәм Александр Седов мәшгуль.
«Яшел конвейер»ның иң соңгпункты – сөт комплексы. Сенаж базы көннән-көн тулылана. Басудан килгән тракторлар вакланган үләнне бушата, яшел масса таучыкларын К-700 тракторында Ринат Мостафин һәм Наил Галиев таратып тора. Вячеслав Титов һәм Фәнис Әхмәтсафин массаны тиешле консистенциягә кадәр тыгызлыйлар. Бу да гади генә эш түгел, күнекмәләр һәм осталык таләп итә торган хезмәт, чөнки сенажның сыйфаты шулай ук аны ничек тыгызлауга да бәйле.
Бүгенге көнгә базга 1000 тоннадан артык сыйфатлы сенаж салынган.
– Күпьеллык үләннәрнең уңышы югары, – дип билгеләп үтте терлек азыгы җитештерү өчен җаваплы Александр Давыдов. – Терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган звеноның нәтиҗәле эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган, кайнар аш белән тукландыру оештырылган. Механизаторлар көйле, күтәренке кәеф белән эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев