Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Лейкоздан дару юк

Терлекчелек тармагында иң төп проблемаларның берсе - сөтлебикәләрнең лейкоз белән авыруы. Ул җәмәгать көтүе өчен дә, шәхси сектор өчен дә актуаль. Районда лейкоз авыруына бәйле хәлнең ничек торуы һәм аны юк итүнең нинди юллары бар - болар турында районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән әңгәмә корабыз. - Әлеге вирус...

Терлекчелек тармагында иң төп проблемаларның берсе - сөтлебикәләрнең лейкоз белән авыруы.

Ул җәмәгать көтүе өчен дә, шәхси сектор өчен дә актуаль. Районда лейкоз авыруына бәйле хәлнең ничек торуы һәм аны юк итүнең нинди юллары бар - болар турында районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән әңгәмә корабыз.

- Әлеге вирус кан лейкоцитларын зарарлавы һәм зур күләмдә үрчергә мәҗбүр итүе белән куркыныч. Шулай итеп терлек организмының лейкоцитларга бәйле булган иң төп функциясе - иммун системасы бозыла. Бөтен бәла шуннан килеп чыга да инде.

Районның ветеринария хезмәте күп еллар дәвамында бу авыру белән көрәштә планлы эш алып бара. Агрофирмаларның товарлыклы-сөтчелек фермаларында сыерларның лейкоз авыруын йоктыруы терлекләрнең гомуми исәбенең 40-50 процентын, шәхси секторда тикшерелгән маллар исәбенең 13-15 процентын тәшкил итә. Авыру терлекләр - авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм мал хуҗалары өчен зур бәла. Алар савым күләмен 20-30 процентка киметеп, хуҗалыкның икътисади күрсәткечләрен дә түбәнәйтә.

- Лейкоз авырулы сыерның сөте кеше өчен куркынычмы?

- Авыру сыерларның сөте яман шеш барлыкка китерергә сәләтле метаболизм продуктларына ия. Аннан тыш авыру сыер сөтен кулланучыларга аның аша инфекция күчә ала. Авыру китереп чыгаручы матдә сөтне пастеризацияләү вакытында юкка чыкса да, онкоген матдәләре сакланып кала ала. Шуңа күрә авыру сыер сөтен кулланучыларның, аеруча да балаларның, яман шеш авыруы белән чирләү куркынычы зур.

- Бу авыруга каршы ничек көрәшергә соң?

- Кызганыч, бүгенгесе көндә бу авырудан бернинди дә дару һәм вакцина юк. Шуңа күрә лейкоз белән көрәшү җиңел түгел. Көрәш беренче чиртта терлекнең канын лейкозга тикшерү һәм алга таба башка терлекләрдән аерым асрау белән чикләнә. Хуҗалар шуны истән чыгармасыннар иде: лейкозны дәвалап булмый. Әгәр сыерда лейкоз авыруы табыла икән, аны көтүгә кумаска, башка маллардан аерырга кирәк. Шулай сез башка терлекләрне авырудан саклап калачаксыз. Сөт турында без инде сөйләп үттек. Авыру терлекнең итен ветеринар-санитария тикшерүе узганнан соң гына кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев