Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кышкы чорга тулы әзерлек

Җомга көнне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов яфрак азык хәзерләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы тармагында тиешле азык күләменең өчтән бер өлеше генә хәзерләнгән. Мондый хәл июнь аеның коры булуы сәбәпле килеп чыккан - бер ай эчендә районда уртача айлык явым-төшемне...

Җомга көнне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов яфрак азык хәзерләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыгыш ясады.



Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы тармагында тиешле азык күләменең өчтән бер өлеше генә хәзерләнгән. Мондый хәл июнь аеның коры булуы сәбәпле килеп чыккан - бер ай эчендә районда уртача айлык явым-төшемне 50-60 миллиметр дип исәпләгәндә, быел ул сан сигез миллиметр гына булды. Бөртекле һәм азык культураларына зур зыян килде. Аеруча да көздән чәчелгән бөртеклеләр һәм берьеллык азык культуралары өлгермәгән, чөнки башакта бөртекләр яралганда, дым җитешмәгән.


- Узган атнада явып үткән яңгырлар да килеп туган хәлне үзгәртә алмыйлар. Тагын яңгырлар булган очракта күпьеллык үләннәр, кукуруз һәм шикәр чөгендереннән мул уңыш алу мөмкинлеге бар, - дип хәлне аңлатты Хәлил Хәлимов.


1 нче июльдән Татарстан территориясендә гадәттән тыш режим кертелде - 2010 елдагы корылык кабатланырга мөмкин. Ул елны бөртекле һәм азык культуралары гына түгел, терлекләргә азык җитешмәү проблемасы да кискен тора иде.


- Сездән терлек азыгы хәзерләүгә өлеш кертүегезне сорыйбыз, әгәр дә һәр оешма 300-500 минек хәзерләсә, боларга төрле үлән һәм дару үләннәре дә керә - фермаларда кышын маллар тук һәм сөт күп булыр, - диде районның баш авыл хуҗалыгы хезмәткәре. - Моннан тыш, минекләрне, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәп, урман хуҗалыгы бүлеп биргән урыннарда гына хәзерләргә кирәк.


Предприятиеләрне, оешмаларны, аеруча да авыл җирлекләрен әлеге эшкә чакыруны район башлыгы Камил Гилманов та куәтләде.
-Безнең инвесторлар авыл өчен күп нәрсә эшлиләр - эш урыннары булдыралар, юллар төзиләр, төзекләндерәләр. Авыр корылык елында без дә аларга яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүдә ярдәм итәргә тиешбез.


Аксубай урманчылыгына яфрак азык хәзерләү өчен аерым урын бүлеп бирергә, ә район гражданнарына килеп туган хәлгә аңлап якын килергә киңәш иттеләр. Авыр кризис, җитмәсә корылык елында һәр кеше бәйләгән 5-10 пар минек терлекләргә кышны имин чыгарга гына түгел, районны экологик яктан чиста сөт һәм ит белән тәэмин итәргә ярдәм итә.


Йортларында терлек асраучы шәхси секторга да әлеге тәкъдимне кабул итеп, үзлектән азык хәзерләү мөһим.


- Болыннарда һәм үзәннәрдә үләннәр үсә, тик кешеләр печәнгә чыгарга ашыкмый, - диде Хәлил Хәлимов. - Корылык елында ел саен пай җирләреннән печән һәм бөртек бүлеп бирүче инвесторларга өмет итү килешми, мал азыгы турында вакытында уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев