Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Куелган бурыч үтәлде

Погодкин фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләрен тәмамлады. Әлеге эшне фермер бер атна эчендә төгәлләде. Соңгы еллар аеруча да коры булды. Игенчеләр чәчү эшләрен вакытында тәмамлауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы аңлыйлар. - Җирнең язгы-җәйге яңгырлар белән туенуына өмет юк диярлек, - диде фермер Петр Погодкин. - Бүген дә уңышка өмет...

Погодкин фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләрен тәмамлады.



Әлеге эшне фермер бер атна эчендә төгәлләде. Соңгы еллар аеруча да коры булды. Игенчеләр чәчү эшләрен вакытында тәмамлауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы аңлыйлар.
- Җирнең язгы-җәйге яңгырлар белән туенуына өмет юк диярлек, - диде фермер Петр Погодкин. - Бүген дә уңышка өмет чәчкән вакытта җирнең ни дәрәҗәдә дымлы булуына бәйле. Без бодайны, солы, арпа, борчакны көздән әзерләнеп калган, дымын югалтырга өлгермәгән җиргә чәчәргә тырыштык.


Петр Александрович язгы кыр эшләре кампаниясенә авылдашларын һәм Беловка халкын җәлеп иткән. Георгий Мишин һәм Георгий Погодкинның чәчү комплекслары тулы куәттә эшләде. Чәчүче Владимир Трубкин үзенең тырышлыгы белән аерылып торды. Иген саклау складларында Любовь Мишина, Зоя Трофимова, Мария Мишина эшкә бик җаваплы карадылар. Алар кыска вакыт эчендә орлыкларны эшкәртеп, агулап, машиналарга төяделәр. Федор Евлампьев ГАЗ-53 машинасында берөзлексез чәчү агрегатларына орлык ташыды. Уртак тырышлык белән алар куелган максатка ирештеләр. Соңрак фермер күпьеллык үлән чәчүгә керешәчәк - быел әлеге төр культура участокларын яңартырга кирәк. Чөнки сөтчелек көтүендә терлекләр санының артуы күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев