Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Күп сөт сезонында

Җәй - терлекчелек өчен иң кулай вакыт. Азыклар - җитәрлек. Күп сөт алу өчен бары тик сөтлебикәләрне дөрес карау һәм ашатуны гына оештыру кирәк. Үткән ел белән чагыштырганда сөт саву күләме нәтиҗәләре зуррак булуы товарлыклы-сөтчелек фермаларында эшнең яхшы оештырганлыгын дәлилли. Район буенча 16 нчы августка тулай савым алу күрсәткече 75.400...

Җәй - терлекчелек өчен иң кулай вакыт.

Азыклар - җитәрлек. Күп сөт алу өчен бары тик сөтлебикәләрне дөрес карау һәм ашатуны гына оештыру кирәк. Үткән ел белән чагыштырганда сөт саву күләме нәтиҗәләре зуррак булуы товарлыклы-сөтчелек фермаларында эшнең яхшы оештырганлыгын дәлилли. Район буенча 16 нчы августка тулай савым алу күрсәткече 75.400 килограммны тәшкил итте, бу үткән ел күрсәткеченнән 5,5 тоннага күбрәк дигән сүз. Бүгенге көндә савым буенча иң зур нәтиҗәләргә "Аксубай" агрофирмасының Тукай исемендәге, "Луч" товарлыклы-сөтчелек фермасының хезмәт коллективы ирешә. Әлеге фермаларның терлекчеләре үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк сөт савып алалар һәм бу узган ел белән чагыштырганда 160%ка күбрәк. "Тимошкино" һәм "Баланда" бүлекләрендә - 117 һәм 112%ка югарырак. "Смена", "Сөнчәле" һәм "Мюд" бүлекләрендә дә нәтиҗәләр тотрыклы. "Аксу Агро" агрофирмасында һәм "Колос" ҖЧҖда савым күрсәткечләре арта бара.

Фото: govorim.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев