Көмеш медаль, кызыл диплом һәм җиргә мәхәббәт белән
Иске Үзи авылыннан Виталий Айдов – гомере белән җирдә хезмәт итүнең тормыш эше генә түгел, ә чын миссия дә була алуын исбатлаган кеше.
Мәктәпне алтын медаль һәм институтны кызыл диплом белән тәмамлагач, ул теләсә нинди дәрәҗәле карьераны сайлый алыр иде. Әмма туган җиренә, андагы хезмәткә булган мәхәббәте һәм гаилә традицияләренә булган хөрмәте аны кече ватанына кайтара.
Виталий Ильич – Айдовлар гаиләсенең горурлыгы. Гаиләдә ике малай һәм бер кыз үскән һәм алар өчесе дә туган авылларында төпләнеп калганнар. Абыйсы Владимир авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, авыл хуҗалыгы белгече булып эшли. Виталий да аның сукмагыннан китә. Айдовларның әти-әниләре дә, әби- бабалары да гомер буе җирдә эшләгәннәр, туган якны яратканнар һәм балаларында да бу кече ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Әтисе авыл мәктәбендә укытучы, аннары колхоз партия оешмасы секретаре булып эшли. Ул һәрвакыт авылның киләчәге һәм аның халкы турында кайгырта – Дәүләт Думасына кадәр барып җитеп, авылда яңа урта мәктәп төзүгә ирешә. Алар якты дөньяда юк инде, әтисе – 24 ел элек, әнисе ун ел элек вафат булганнар, әмма аларның васыятьләре һәм хезмәтләре әлегә кадәр балалары йөрәгендә яши.
Иске Үзи сигезьеллык мәтәбен һәм Иске Мокшино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Виталий авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, агроном белгечлеге ала. Аспирантурада калырга яисә эре компанияләрдә җаваплы вазифалар башкарырга тәкъдим итсәләр дә, туган авылына кайта – җиргә тартылу көчлерәк була.
Виталий Ильич үзенең хезмәт юлын 1991 елның 1 февралендә «Сөлчә» колхозының баш агрономы булып башлый.
– Агроном – игенче генә түгел, инженер да, механик та, терлекче дә. Бу белем һәм тәҗрибә таләп итә торган һөнәр, – дип сөйли фермер. – Әлбәттә, башта барысын да ныклап беләм һәм булдыра алам дигән ныклы ышаныч юк иде.
Аның остазы колхоз рәисе Геннадий Селиванов була, ул яшь белгечкә үз тәҗрибәсен бирә һәм практик белемнәргә өйрәтә.
2007 елда колхоз үзгәртеп корылгач, Виталий фермерлык юлын сайларга була.
– Минем алда башка сорау тормады – каядыр китәргә теләмәдем, – ди фермер.
Ул эшне кырчылыктан башлый: туганнары пай җирләрен тапшыралар, үз тракторы була. Тора-бара ферма зурая башлый: башта дуңгызчылык белән шөгыльләнә, ләкин дуңгыз гриппы аркасында бу юнәлешне калдырырга мәҗбүр була. Бу аның күп кенә коллегаларына да кагыла. Мөгезле эре терлек үрчетү, сөт җитештерү белән шөгыльләнә башлый. Бүген аның фермасында 80 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 30ы – савым сыерлары. Көтүне үз ресурслары, үстерелгән бозаулар ярдәмендә яңартып торалар.
Виталий Ильич сыерлар өчен биналар төзи, заманча җайланмалар сатып ала. Бик зур чыгымнарга карамастан, ул грантлар алмаган һәм бары тик бер тапкыр гына 500 мең сумлык дәүләт ярдәменнән файдаланган.
Айдовның фермер хуҗалыгы сөт һәм ит җитештерү белән генә чикләнми, бөртекле культуралар да игә. Хуҗалыкның 200 гектар җир кишәрлеге бар. Бу мәйданда арпа, бодай һәм азык культуралары үстерелә.
Фермада эшләү – ялларсыз хезмәт ул, әмма Виталий Ильич авылдашларына ярдәм итү өчен дә вакыт таба. Ул авыл җирлегенә, муниципаль берәмлек Советының техникасы булмаганда, авыл юлларын ремонтлауда булыша, кышын юлларны кардан чистарта.
Виталий Ильичның хатыны Надежда Владимировна җирлек башлыгы булганга, аның эштә ярдәм итү турындагы теләсә нинди үтенече үтәлә.
Айдовлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике өлкән кызлары мөстәкыйль тормыш юлына басканнар, үзләренең яраткан һөнәрләре бар, кечесе – студентка. Яраткан ике онык – Айдовларның тормыш шатлыгы.
Виталий Айдов – гаилә традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итү һәм туган җирләреннән китмичә хезмәт тормышы алып баруның ачык бер мисалы. Фермерның хезмәт сөючәнлеге, үз җиренә тугрылыгы һәм кешеләргә булган мәхәббәте – аның тормышының нигезе генә түгел, башкалар өчен илһам да ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев