АПК: эш-мәшәкатьләр
Көннәр дә, печән басуында да эш кызу
Алда торган кышлатуга азык хәзерләү - җәйге чорда азык җитештерүчеләрнең иң төп һәм мөһим эшләреннән берсе.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда бүгенге көнгә 53 мең тоннадан артык сенаж (план буенча 61123 тонна), 12300 тоннага якын печән (план буенча 14442 тонна), 170 тонна яфрак азык (план буенча...
Алда торган кышлатуга азык хәзерләү - җәйге чорда азык җитештерүчеләрнең иң төп һәм мөһим эшләреннән берсе.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда бүгенге көнгә 53 мең тоннадан артык сенаж (план буенча 61123 тонна), 12300 тоннага якын печән (план буенча 14442 тонна), 170 тонна яфрак азык (план буенча 234 тонна) хәзерләнгән, "Аксу Агро" агрофирмасы азык җитештерүчеләре сусыл азык төре хәзерләү буенча районда алдынгылыкны тота. Бүгенгесе көнгә әлеге хуҗалыкта 17 мең тоннага якын сенаж салынган. Бу планлаштырылган күләмгә карата 122 процентка күбрәк. Базлар һәр көнне бер тоннадан артык ваклатылган яшел масса белән тула. "Аксубай" агрофирмасында да сенаж һәм силос хәзерләү темпы кимеми. "Сөлчә" ҖЧҖ азык хәзерләүчеләре сөтлебикәләр өчен кышкыга сенажны планлаштырылган күләмнән - 115 процентка, печәнне 184 процентка күбрәк хәзерләгәннәр. "Актай"да печән запасы тиешле күләмнән 174 процентка артык булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев