Киләсе ел уңышы турында кайгырту орлыктан башлана
Район кырларында бер үк вакытта берничә төр эш башкаралар: уңыш җыялар, салам әзерлиләр, туфрак эшкәртәләр, көзге культуралар чәчәләр.
Районда көзге культуралар чәчү өчен 15 мең гектарга якын мәйдан бүленгән. Чәчү өчен 34 мең центнердан артык орлык материалы кирәк.
– Көзге культуралар орлыкларының 70 процентка якыны үзебездә җитештерелгән, – дип билгеләп үтте ТР Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. – Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре районнан читтә орлыкчылык хуҗалыкларында сатып алынган орлыкларның 30 процентын файдаланачак. Бөтен орлык материалы Россельхозүзәк лабораториясендә фитопатологик анализ узды.
Районда көзге культураларны чәчү башланды. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 10 августка көзге чәчү 700 гектардан артык мәйданда башкарылган.
Бу көннәрдә ындыр табакларында орлык материалын чәчүгә әзерләү – яхшы шытым һәм авырулардан саклау өчен препаратлар белән эшкәртү бара.
Рус Кармәте авылы янындагы «Волга-Селект» ҖЧҖнең ашлык складында эш өч сменада оештырылган. Орлык агулау машинасы туктаусыз эшли. Аңа машинист Александр Тимофеев идарә итә. Ирина Андреева һәм Сәлихҗан Сабиров ашлыкны кул хезмәте белән агрегатка кертеп торалар. Төягечтә Анатолий Макаров эшли. Болар – беренче сменада эшләүчеләр. Орлык эшкәртү процессына иртән иртүк склад хезмәткәрләре керешә, төшке аштан соң аларны икенче смена эшчеләре алыштыра, аннары төнге смена килә.
«Волга-Селект» ҖЧҖдә көзге культуралар 1900 гектарга якын мәйданны биләячәк. Ашлык склады хезмәткәрләре игенчеләргә чәчү өчен орлыкны вакытында әзерләүдә фидакарь хезмәт куялар.
Габдерәшит Гыйльметдинов бу хуҗалыкта орлыкны чәчүгә әзерләү процессы белән танышты һәм ашлык склады хезмәткәрләренә күрсәтмәләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев