Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Игенчеләрнең семинар киңәшмәсе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безнең районда игенчелек тармагы белгечләре өчен республика күләмендәге семинар-уку оештырды. Бүгенге көндә аграрчыларның төп бурычы - авыл хуҗалыгы культураларының уңышлылыгын арттыру булып тора һәм алар әлеге бурычны көндәлек тырыш хезмәтләре белән үтәргә тырышалар. Моңа ирешүгә күп факторлар ярдәм итә. Ә иң мөһимнәренең берсе -...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безнең районда игенчелек тармагы белгечләре өчен республика күләмендәге семинар-уку оештырды.


Бүгенге көндә аграрчыларның төп бурычы - авыл хуҗалыгы культураларының уңышлылыгын арттыру булып тора һәм алар әлеге бурычны көндәлек тырыш хезмәтләре белән үтәргә тырышалар. Моңа ирешүгә күп факторлар ярдәм итә. Ә иң мөһимнәренең берсе - иген үстерү технологияләреннән файдалану, ашламалар кертү һәм барлык агрочараларны үзвакытында үткәрү. Семинар-уку үз эшенә әнә шул мәсьәләләрнең барысын, шул исәптән игенчелектә үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм төрле чирләрдән саклау буенча заманча фәнни якын килүне дә алган иде.
Район мәдәният йортында республиканың 11 районыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре җыелды.
Семинар-киңәшмәне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды. Белгечләрне авыл хуҗалыгы культураларын саклау чараларын оештыру турындагы эш тәҗрибәсе белән Краснодар өлкәсе буенча "Россельхозцентр" ФГБУның Кырым РО филиалы начальнигы Петр Балеста таныштырды. Биология фәннәре докторы, профессор, РАСХН академигы, РФның атказанган фән эшлеклесе Юлия Спиридонова үз чыгышында авыл хуҗалыгы культураларын саклауның заманча алымнарына тукталды. Аграрчылар алдында фәннәр докторы, профессор Людмила Дорожкина һәм ТР буенча "Россельхозцентр" ФГУ начальнигы Таһир Һадиев та чыгыш ясады.
Семинарның теоретик өлеше тәмамланганнан соң, Илдус Габдрахманов, галимнәр һәм район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә "ВАМИН- Аксу" агрофирмасы кырларында булып, көзге культураларны карадылар. Белгечләр кырларның торышына уңай бәя биреп, уҗымнарның кышны яхшы чыгуларын билгеләп үттеләр. Алар саклагыч агрочараларны үткәргәндә гербицидлар кертү өчен киңколачлы, югарыпродуктлы "Роса", "Туман", "Рубин" агрегатларын кулланырга кирәклеген искәрттеләр. Әлеге эшләр 7-10 көн эчендә тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев