Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Игенчеләр язны каршыларга әзерләнә

Ремонт звенолары эшенә тоташ салкыннар да киртә була алмый. Шулай булмый ни, язга да озак калмады. Ә бу вакытка кадәр барлык туфрак эшкәртү, чәчү техникасы кырга чыгарга әзер булырга тиеш. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Гостехнадзорның Аксубай бүлеге белгечләре техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү барышы белән танышу өчен авыл хуҗалыгы...

Ремонт звенолары эшенә тоташ салкыннар да киртә була алмый.

Шулай булмый ни, язга да озак калмады. Ә бу вакытка кадәр барлык туфрак эшкәртү, чәчү техникасы кырга чыгарга әзер булырга тиеш.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Гостехнадзорның Аксубай бүлеге белгечләре техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү барышы белән танышу өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә баралар, киңәшләрен бирәләр. Алар "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлегендә дә булдылар. Монда машина-трактор паркында ремонт эшләре бара иде.

- Вакытка иркенләп сыешачакбыз, - дип аңлатты бүлек управляющие вазифасын вакытлыча башкаручы Сергей Мельников. - Слесарьләр хезмәте җайга салынган, алар ремонт сыйфатына аерым игътибар бирәләр. Төп арсенал - тырмалар, культиваторлар ремонтланган инде.

Бүгенге көндә слесарьләр чәчкечләрне төзәтүне төгәллиләр. Алар бүлектә сигез берәмлек. Чиратта - таккычлар һәм катоклар. Слесарь Анатолий Васиковны ремонт эше аксакалы дип атарга була, без аның турында гәзит битләрендә бер генә тапкыр язмадык. Шулай ук Сергей Ярушев та үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Аның механизаторлык стажы - чирек гасыр. Җәен - комбайн егәрләсә, кышын остаханәдә хезмәт куя. Звенода иң яше - Алексей Абросимов. Ул Аксубай техникумын тәмамлаган. Ул да җәен үзе җыйган Дон-1500 комбайнында уракта тырышып хезмәт куйды. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехында ремонт эшләрен уңышлы алып бару өчен барлык шартлар да бар: махсус мәйданчык бүленгән, бинада якты, җылы. Мөһим бурычларның берсе - тракторларны ремонтлау. Механизатор Аркадий Сидоров остаханәдә үзенең "корыч атын" сафка бастыру өстендә эшли. Ул - бүлектә иң уңган хезмәтчәннәрнең берсе, игенчелек эшендә ул 10 ел. Бу өлкәгә терлекчелек тармагыннан килгән (Васильевкадагы дуңгызчылык фермасыннан). Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиесендә тракторлар нигездә хуҗалык эшләренә җәлеп ителгән, карлы кышта юлларны да еш чистартырга кирәк. Тимерче Вячеслав Садыков та техниканы язгы кыр эшләренә хәзерләүгә үз өлешен кертә. Бу эшне биш бармагы кебек белүе өстенә, башка эшләрне дә теләп башкара. Урак өстендә ындыр табагында ашлык чистарту машинасын көйләп, җайга салып тора. Ә әлегә тимерче алачыгына китерелгән барлык детальләрне дә эшче сафка китерә.

- Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы язгы чәчү эшләренә хәзерләү актив алып барыла, - дип шәрехли Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. - Техникларга, белгечләргә ремонт эшләре барышында язгы һәм көзге кыр эшләре чорында техникадан имин файдалану мәсьәләсенә игътибарны көчәйтү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев