Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Игенчеләр чәчүгә әзерләнә

Республика журналистлары катнашында үткән чираттагы брифинг республика аграрчыларының язгы кыр эшләрен үткәрү әзерлегенә багышланды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов алда торган чәчү кампаниясенә әзерлек торышы белән таныштырды. - Язгы кыр эшләренең башлануына бер айга якын вакыт калды, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов. -...

Республика журналистлары катнашында үткән чираттагы брифинг республика аграрчыларының язгы кыр эшләрен үткәрү әзерлегенә багышланды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов алда торган чәчү кампаниясенә әзерлек торышы белән таныштырды.

- Язгы кыр эшләренең башлануына бер айга якын вакыт калды, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов. - Быел безнең алда авыл хуҗалыгы тармагы буенча үсешне 5 процентка, ә үсемлекчелек буенча җитештерүне 10 процентка арттыру бурычы тора.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан куелган бурычны үтәү буенча эш узган елның көзеннән үк башланды. Һәр муниципаль район, авыл хуҗалыгы формированиесе бүленешендә технологик аудит үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды һәм үсеш ноктасы билгеләнде. Агробизнес кадрларын кабат әзерләү институты базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнар укулар үттеләр. Шул исәптән Аксубай районы вәкилләре дә.

2017 ел уңышы астына республика буенча 564 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән. Хәзерге вакытта республика буенча көзге культуралар чәчүлекләренең 95 проценттан күбрәге яхшы һәм канәгатьләнерлек торышта. Узган көздә район буенча көзге культуралар 13 мең гектар биләде. Районның үсемлекчелек белгечләре биргән мәгълүматларга караганда, әлеге культуралар Аксубай басуларында кышны имин чыктылар һәм аларның сакланышы да уртача республиканыкы кебек.

Быелгысы елда Татарстанда чәчүлек мәйдан 2,9 млн. гектар тәшкил итәчәк. Сабан культуралары - 1,8 млн. гектар, бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар - 1,6 млн. гектар, техник культуралар - 294,2 мең, азык культуралары 986,3 мең гектар мәйдан биләячәк. Безнең районда чәчүлек мәйдан 70 мең гектардан күбрәк тәшкил итәчәк, сабан культураларына - 23 меңнән күбрәк, техник культураларга - 8 мең тирәсе, азык культураларына 25 меңгә якын гектар җир бүлеп бирелгән. Быел югары табышлы культуралар чәчүлекләрен арттыру тенденциясе күзаллана. Районда шикәр чөгендере - 3 мең гектардан артык, орлыкка кукуруз - 2800 гектардан күбрәк, көнбагыш 3800 гектардан артыграк мәйданда чәчеләчәк.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, язгы кыр эшләрендә 200дән артык трактор катнашачак. Әлеге арсеналның 91 проценты бүгенге көндә кырга чыгарга әзер. Чәчү эшләренә 125 чәчкеч (90 процент әзерлектә), 14 заманча чәчү комплексы (93 процент әзерлектә), 80нән артык культиватор, югары процентлы әзерлектә булган 2300дән артык тырма җәлеп ителәчәк.

Кышкы чорда район агрофирмаларында туфрак эшкәртү техникасын, чәчкечләрне ремонтлау оешкан төстә алып барылды. "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлеге мехмастерскоенда Сергей Ярушев намуслы хезмәт куя. Ул үз эшенең барлык нечкәлекләрен дә белә, бу өлкәдә тәҗрибәсе дә зур аның - 20 елдан артык. Җәен - комбайн штурвалы артына утырса, кышын машина-трактор паркында техника ремонтлау белән мәшгуль. Аның кулдашы - Алексей Абросимов. Ул Аксубай техникумын тәмамлаган. Җәйге чорда ул да комбайнда урып-җыюда фидакарь хезмәт куя. Алар мастерскойда да, кырда да бердәм һәм нәтиҗәле эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев