Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Игенчеләр белән очрашу

Аксубай районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән булып китте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстанның Кама аръягы зонасында урнашкан районнар өстеннән вертолетта очып үтеп, чәчү компаниясен үткәрү һәм чәчүлекләрне тәрбияләү торышы белән танышты. "Аксу Агро" агрофирмасы басуында тукталганчы, Марат Готыф улы район башлыгы...

Аксубай районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән булып китте.



Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстанның Кама аръягы зонасында урнашкан районнар өстеннән вертолетта очып үтеп, чәчү компаниясен үткәрү һәм чәчүлекләрне тәрбияләү торышы белән танышты.


"Аксу Агро" агрофирмасы басуында тукталганчы, Марат Готыф улы район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Аксубай районы кырлары өстеннән очып үтте. Очып төшү мәйданында аларны инвестиция компанияләре җитәкчеләре, агрофирмаларның генераль директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, КФХ рәисләре һәм район оешмалары җитәкчеләре каршы алды. Район башлыгы Камил Гилманов министрны үткән чәчү кампаниясе һәм басуларда барган агымдагы эшләр белән кыскача таныштырды.


-Техникаларны үзвакытында әзерләү, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең, орлык материалының булуы районның барлык аграрияләрендә дә үз нәтиҗәсен бирде, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Нәтиҗәсе - без чәчүне вакытында тәмамладык һәм хәзер чәчүлекләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәбез, шул көннәрдә беренче катка печән чаптыруга керешәчәкбез.


Марат Готыфович җыелучыларны тулаем республика буенча кыр эшләре барышы белән таныштырды.


Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Илдәге аграр сәясәт турында әйтеп үтте. Быел авылларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы гамәлдә булган программаларга башкалары да өстәләчәк. Шуларның берсе шәхси хуҗалыкларда ике йөз мең сумга мини-ферма төзү. Шулай ук Сабантуй бәйрәменә кадәр республика аграрчыларын субсидияләү һ.б. көтелә.


Министр туфракта дым сакланышына да игътибарын юнәлтте. Моның өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк.


-Аксубай игенчеләре җиң сызганып, тырышып эшләгәннәр, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Шул рәвешле чәчелгәннәрнең барысын да саклап, көзен уңдырышлылык буенча яхшы күрсәткечләргә ирешерсез дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев