Фермерлык эше җәелә, авыл тормышы яхшыра
Районда фермерлар конференциясе булып үтте. Район фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары, төрле хезмәт вәкилләре Иске Тимошкино авылында Погодкин КФХ базасында җыелдылар. Бу фермерлык хуҗалыгы "2012-2014 елларга ТРда крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү федераль программада катнашты һәм 24 баш терлеккә сөтчелек фермасы төзүгә максатчан...
Районда фермерлар конференциясе булып үтте.
Район фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары, төрле хезмәт вәкилләре Иске Тимошкино авылында Погодкин КФХ базасында җыелдылар. Бу фермерлык хуҗалыгы "2012-2014 елларга ТРда крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү федераль программада катнашты һәм 24 баш терлеккә сөтчелек фермасы төзүгә максатчан грант (1 миллион 600 мең сумлык) отты. Бүгенге көндә ферма төзелеше төгәлләнү стадиясендә. Хәзергесе вакытта яңа бинада 17 баш үгез, өч савым сыеры асрала.
"Погода" КФХ авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган 234 гектар җир эшкәртә (үз милкендә 155 гектар), 24 баш мөгезле эре терлек, 55 дуңгыз асрый. 2015 елда фермерлык хуҗалыгы сөт җитештерү белән шөгыльләнде. 2015 елда 195 центнер сыер һәм дуңгыз ите җитештерелгән. 2016 елның 1 гыйнварена районның фермер хуҗалыкларында 1031 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу тулаем район буенча 6 процент; шулай ук тулаем район күләменнән чыгып исәпләгәндә сөт җитештерү фермерлар өлешенә - 8 процент, ит - 17 процент, үсемлекчелек продукциясе 7 процент туры килә. 2016 елга бурычлар -КФХларда терлекләр баш исәбен гомуми район күрсәткеченә карата 9-10 процентка җиткерү.
Семинарда катнашучылар яңа корпусны кызыксынып карадылар, хуҗаның эшләре белән таныштылар. Хәтта кайбер нәрсәләрне үзләренә киләчәккә корал итеп тә алдылар.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Иске Тимошкино мәдәният йортында узды.
-Бүген дәүләт авыл кешеләре алдында зур мөмкинлекләр ача, - диде, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Авылда авыл хуҗалыгы производствосына, фермерлыкны, кече эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү программалары эшләп килә. Нәтиҗәдә алар эш урыннары булдыруга, авылны саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Район җитәкчесе районда фермерлык хуҗалыклары эшчәнлегенең уңай өлгеләрен мисал итеп китерде. Марат Сафин, Ильяс Сөләйманов, Погодкиннар, Шакировлар, Сапеевлар һәм башка бик күпләр зур күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе алалар. Туксанынчы елларда фермер хуҗалыгында беренче башлап җибәрүчеләрне җитди кабул итмәсәләр, халык та хупламаган булса, бүген исә бөтенләй башка күренеш. Авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнергә теләүчеләр, программаларда катнашып, үз эшләрен башлый ала.
Район фермерларының төрле юнәлешләр һәм тармаклар буенча нинди уңышларга ирешүләре турында УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов сөйләде.
Семинар-киңәшмәдә тикшерелгән тема, турыдан-туры авыл хуҗалыгына игътибар күрсәтүгә багышланды. Әмма авыл җирлекләре башлыклары анда очраклы катнашмадылар. Алар да башкалар кебек үк эш торышын һәм һәр хуҗаның мөмкинлекләрен яхшы беләләр. Авыл җирлекләре җитәкчеләренә урыннарда кешеләр белән эшләп, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү буенча дәүләт программалары турында халыкка җиткерү һәм теге яки бу авыл кешесенең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнү теләген хуплау йөкләнгән. Нәтиҗәдә, авылда уңышлы эшләп килгән фермер авылдашларын эш урыннары белән дә тәэмин итә, шуның өстенә аның хезмәте авылны үстерүгә, социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдереләчәк. Әйе, хәзерге вакытта күпчелек авыл җирлекләрендә фермерлар башлыкның беренче ярдәмчесе, терәге. Округ депутатлары буларак, аларга торак пунктларның көнүзәк проблемаларын хәл итүдә булышалар. Җирлек территориясендә фермерлар никадәр күбрәк булса, авыл өчен шулкадәр файдалырак һәм мөмкинлекләр дә зуррак.
-Эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен районда барлык шартлар да тудырылган, - дип ассызыклады үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев. - Дәүләт эш сөючән, уңган, булдыклы авыл кешеләрен һәрвакыт хуплый. Без программаларда катнашырга карар кылган кешеләргә аңлатмалар бирүдә, документлар белән эш итүдә ярдәм кулы сузарга әзер. Безнең ишекләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык.
Район КФХлары ассоциациясе эшчәнлеге турындагы хисап белән аның рәисе Петр Погодкин чыкты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина күмәк фермер хуҗалыкларына һәм гаилә фермаларына алга таба ярдәм итүгә чакырылган гамәлдәге дәүләт программалары турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Семинар-киңәшмә барышында чиста һөнәри характердагы - үсемлекчелек һәм терлекчелеккә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Белгечләр уңдырышлылыкны арттыру һәм басу-кырларны төрле авырулардан саклау өчен бөртеклеләр һәм яшелчә культураларының бары тик элиталы һәм тикшерелгән орлыкларын гына чәчәргә кирәклеген ассызыкладылар. Бу нисбәттән Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Аксубай бүлеге ярдәм итәргә әзер. Терлекләр көтүен яңартуга бәйле ТР нәсел эше идарәсенең Аксубай бүлеге белән эш итәргә.
Очрашуда катнашучылар оештыруга кагылышлы кайбер мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Аларны якын араларда үткәреләчәк район фермерлары ассоциациясе киңәшмәсендә хәл итү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев