Дан сиңа, авыл хуҗалыгы хезмәтчәне
Октябрьнең икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә
Бу – кыр, ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы белгечләре бәйрәме, алар тырышлыгы белән безнең өстәлләрдән иң төп ризыклар – ипи, сөт, ит өзелми.
Бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең ничек баруы турында район газетасын укучыларга авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов сөйли.
– Районның агросәнәгать комплексына 1200дән артык кеше җәлеп ителгән. Район территориясендә инвесткомпанияләр дә, фермер хуҗалыклары да актив эшли. Агымдагы ел игенчеләр өчен уңышлы булды. Туфракта дым запасы һәм җәйге чорда яуган яңгырлар авыл хуҗалыгы оешмаларына саллы уңыш алырга мөмкинлек бирде. Хуҗалык итүнең барлык формалары ел ярымга җитәрлек терлек азыгы запасы әзерләделәр, бөртекле культуралардан яхшы уңыш алдылар. Район буенча барлыгы 90 мең тонна ашлык җыеп алынды, уртача уңдырыш гектардан 32 центнер тәшкил итте. Узган ел бу күрсәткеч гектардан 26 центнердан аз гына артыграк иде.

Районның төп инвесторлары – «Чистай» ХК, «Волга-Селект» һәм «Аксу Агро» – «Агроинвест». Инвестиция компанияләре югары маржиналь культуралар игү белән шөгыльләнәләр. Быел техник культуралардан югары уңыш алынды. Рапс уңышы гектардан – 22 центнер тәшкил итте, барлыгы 23 мең тонна рапс җыеп алынды, көнбагыш уңышы – гектардан 26 центнер тәшкил итте, 6,7 мең тонна көнбагыш суктырып алынды. 5929 гектарда игелгән соя культурасыннан 15 мең тоннага якын орлык суктырып алынды, уртача уңдырыш гектардан 25 центнер тәшкил итте. Барлык культуралар буенча төп уңдырыш һәм район буенча уртача уңыш – уртача республика күрсәткечләреннән югарырак. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә агымдагы сезонның барлык урыпҗыю эшләре дә төгәлләнде диярлек. Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләүгә өлеш керткән һәр хезмәткәргә рәхмәт әйтәсе килә.

Тармак үсешенә район терлекчеләре дә зур өлеш кертәләр. Аларның фермаларда көндәлек, фидакарь хезмәтләре үз нәтиҗәләрен бирә – бүгенге көндә 20,6 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсендә. КФХларда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәр көнне 65,5 тонна сөт савып алына. Район хуҗалыкларында 8192 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуларның 3920се – савым сыерлары.
Районның авыл хуҗалыгы тармагы уңышына фермерлар да үз өлешләрен кертә. Алар игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, җирлек кешеләре өчен өстәмә эш урыннары булдыралар, шуның белән авылларны саклап калырга ярдәм итәләр.

Авыл хуҗалыгы – өзлексез җитештерү процессы . Игенчелектә быелгы урып-җыю тәмамланганчыга кадәр үк кыр хезмәтчәннәре 2025 ел уңышына нигез салып, зур күләмдә эш башкардылар. 18 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән, язгы чәчү өчен көн саен туфракны төп эшкәртү алып барыла.
Агросәнәгать комплексының барлык хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйсы килә! Бүген, элеккедән килгәнчә, авыл хуҗалыгындагы уңышларга республиканың, районның динамик үсеше, халыкның иминлеге бәйле. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, нәтиҗәле хезмәтегез һәм сайланган эшкә тугрылыгыгыз ихтирамга һәм танылуга лаек. Җитештерүнең барлык хезмәткәрләре алдында намуслы хезмәтләре өчен баш иям. Үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен яшь буынга тапшырган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсе килә. Барлык авыл хезмәтчәннәренә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, уңышлар, тыныч күк йөзе һәм алда торган җиңел булмаган бурычларны үтәүгә көч-куәт телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев