Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Чәчүне кыска срокларда

"Погода" крестьян-фермер хуҗалыгы республикада фермер хуҗалыклары арасында язгы чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлады. Погодкиннар чәчү эшләрен тулы булмаган бер атна эчендә төгәлләделәр. Петр Погодкинның җирдә эшләү тәҗрибәсе зур. Үсемлекчелек тармагындагы барлык хикмәтләр дә аңа яхшы таныш. Басу-кырларының уңдырышы да район күрсәткечләренә тәңгәл килә. Быелгысы ел өчен Петр Погодкинның күңеле тыныч. Яхшы...

"Погода" крестьян-фермер хуҗалыгы республикада фермер хуҗалыклары арасында язгы чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлады.

Погодкиннар чәчү эшләрен тулы булмаган бер атна эчендә төгәлләделәр.

Петр Погодкинның җирдә эшләү тәҗрибәсе зур. Үсемлекчелек тармагындагы барлык хикмәтләр дә аңа яхшы таныш. Басу-кырларының уңдырышы да район күрсәткечләренә тәңгәл килә.

Быелгысы ел өчен Петр Погодкинның күңеле тыныч. Яхшы уңыш алу өчен ышанычлы нигез бар. Көзге игеннәр яхшы кышлаган. Тиздән аларны тукландыру һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү таләп ителәчәк. Сабан культуралары - бодай, арпа, борчактан яхшы уңыш алуга исәп тоталар.

Чәчү өчен Погодкиннар Россельхозцентрда тикшерелгән кондицияле орлыклардан гына файдаланалар. Бу алар өчен принципиаль мәсьәлә.

- Орлыкларга карата безнең таләпләр кырыс, - дип сөйли Петр Погодкин. - Иң яхшы, яңа, сыйфатлы сортларны гына кулланырга тырышабыз.

Чүп үләннәре һәм корткычларга каршы көрәштә фермерлар бүгенге көндә җитәкче белгеч-агрономнар киңәш иткән биопрепаратлардан да файдаланалар.

Чәчүнең кызу көннәрендә фермерның кырларында эш кайнады. Язгы кампания вакытында кыр эшләрендә авылдашлары тырышып хезмәт куйдылар. Николай Туйкин культиватор белән кырларны чәчүгә әзерләде, Георгий Погодкин чәчү агрегатына идарә итте. Чәчүдә аңа Владимир Пилайкин һәм Владимир Трубкин ярдәм иттеләр. Шофер Федор Евлампьев ГАЗ-53 машинасында складтан ашлыкны кырга ташу белән мәшгуль булды. Бергәләп эшләп, чәчүне кыска вакыт эчендә тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев