Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Чәчүгә ышанычлы хәзерләнделәр

Бүген «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «МЮД» бүлеге механизаторларының эш-мәшәкатьләре җитәрлек. Без хуҗалыкка килгән мизгелдә барысы да эш белән мәшгуль иде. Биредә машиналар гөрелтесе, чүкеч тавышлары тынып тормады. Бүлекнең башкарма директоры Габдулла Гатин хуҗалыктагы эш торышы белән таныштырды: -Чәчү сезонына хәзерләнү өчен бүлекнең өч бригадасында да дүрт ремонт бригадасы оештырылды һәм техниканы сыйфатлы...

Бүген «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «МЮД» бүлеге механизаторларының эш-мәшәкатьләре җитәрлек.


Без хуҗалыкка килгән мизгелдә барысы да эш белән мәшгуль иде. Биредә машиналар гөрелтесе, чүкеч тавышлары тынып тормады. Бүлекнең башкарма директоры Габдулла Гатин хуҗалыктагы эш торышы белән таныштырды:
-Чәчү сезонына хәзерләнү өчен бүлекнең өч бригадасында да дүрт ремонт бригадасы оештырылды һәм техниканы сыйфатлы ремонтлау өчен барлык шартлар да тудырылды. Кышкы салкыннарда механизаторлар ремонт эшләрен җылы, иркен гаражларда алып бардылар. Моның өчен аларга барлык детальләр, запас частьлар һәм башка материаллар тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта ремонт уңышлы гына тәмамланган.
Җитәкче алдынгы хезмәткәрләрне дә билгеләп үтте. Составына, Илнур Минхәйдәров, Сәмгетдин Бикмөхәммәтов, Вячеслав Тимаськов, Әүхәт Вафин, Илсур Рәхимов, Виталий Жуков һәм Әсхать Хамәтрәхимов кергән беренче МЮД бригадасы звеносы тырышып эшләгән. Икенче бригадада да эш көйле барган. Иван Фролов, Николай һәм Александр Сорокиннар, Виталий Михейкин техниканы язгы кыр эшләренә ышанычлы хәзерләү өчен бар көчләрен, тырышлыкларын куеп хезмәт куйганнар. Шулай ук өченче бригада әгъзалары Валерий Елистратов, Алексей Проглядо һ.б. яхшы яктан билгеләп үтелделәр.
Бүгенге көндә ремонтчылар көче белән көзге уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләренә ашлама кертү өчен дә 4 агрегат әзерләнгән. Аның составында өч СПЗ-3,6 чәчкече белән ике, шундый ук чәчкечләр белән ике агрегат бар. Шулай ук 10 культиватор һәм дүрт катоклау агрегаты ремонтланган. Әлеге агрегатлар көзге культураларны чәчүдә файдаланылачак.
Бөртеклеләрне чәчүгә «Морис» чәчкече белән К-744 тракторы беркетелгән, аңа хуҗалыкның алдынгы механизаторларыннан берсе Алексей Молодкин идарә итә. Хәзерге вакытта барлык авыл хуҗалыгы машиналары да кырга чыгарга әзер. Бүгенге бурыч-механикалаштырылган звеноларны агрегатлаштыру һәм туплау. Яңгырлар, язгы пычрак башланганчы агрегатларны кырга чыгарырга кирәк. Механизаторлар әлеге эшкә керештеләр инде. Сөлчә елгасы аша салынган күпердән әлегә чыгып йөрү куркыныч булмау сәбәпле агрегатларның бер өлешен басу читләренә чыгарганнар инде.
«МЮД» бүлегендә чәчүлекләр 4585 гектар мәйдан били. Быел игенчеләргә 2700 гектарга-бөртекле сабан культуралары, 350 гектарга-кукуруз чәчү планлаштырыла. 800 гектар мәйдан күпьеллык үләннәр астына бүлеп калдырылган. 800 гектардан артык мәйданны көзге культуралар алып тора. Участокларның калган өлеше-пар җирләре. Тиздән МЮД басуларына тракторлар чыгачак һәм чәчү кампаниясе башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев