Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Чананы – җәен, техниканы кышын хәзерлә

Соңлап килгән көз кыр хезмәтчәннәренә бераз ял итү мөмкинлеге бирде. Урып-җыю эшләре күптән тәмамланды, борчылыр урын юк кебек. Бүген исә аграрчылар алдында башка бурычлар тора. Алда торган язгы кыр кампаниясе аларның ничек үтәлүенә бәйле. Техниканың яхшы шартларда саклануы авыл хуҗалыгы машиналарының озак эшләвен тәэмин итә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор...

Соңлап килгән көз кыр хезмәтчәннәренә бераз ял итү мөмкинлеге бирде.

Урып-җыю эшләре күптән тәмамланды, борчылыр урын юк кебек.

Бүген исә аграрчылар алдында башка бурычлар тора. Алда торган язгы кыр кампаниясе аларның ничек үтәлүенә бәйле. Техниканың яхшы шартларда саклануы авыл хуҗалыгы машиналарының озак эшләвен тәэмин итә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркларында эш кайный.

"Аксубай" АФ бүлекләрендә техниканы ремонтлау һәм кышкы саклауга кую эшләре тулы куәткә бара.

2016 ел уңышын җыеп алуда бүлекнең 14 бөртек җыеп алу комбайны катнашты. Азык хәзерләүне биш комбайн (өч "Полесье" һәм ике "Ягуар") уңышлы тәмамлады.

- Бүгенге көндә агрегатлар мәйданчыкка куелган, сакланыш буенча барлык техник таләпләр дә үтәлгән - аерым саклауны таләп иткән узеллар һәм детальләр салдырылган. Дым эләгүгә юл куймас өчен, машиналарның тишемнәре махсус җайланма белән капланган, тәгәрмәчләр кояш нурларыннан саклый торган катлам белән эшкәртелгән, - дип аңлатма бирде хуҗалыкның баш инженеры Марат Мөхәммәтшин. - Барлык операцияләр дә график буенча, этаплап үткәрелә, ремонтчылар үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Машина паркларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләре бара. Алда оештыру техник чараларның тулы комплексы көтә.

"Смена" бүлеге паркында тимер каккан тавышлар ишетелеп тора. Кыр агрегатларының зур арсеналы нәкъ менә биредә урын алган. Әлеге МТПда "Мокшино" һәм "Восход" бүлекләреннән дә агрегатлар китерелгән. Белгечләр көзге сезон башыннан бирле техникаларны көйлиләр, ноябрь уртасына ике чәчкеч, ике культиватор, ун тырма, сигез тагылма һәм унике күчәр ремонтланып, әзерлек линейкасына куелган. Ремонт азагына кадәр 140 тырма, дүрт чәчкечне һәм шулкадәр үк культиваторны тәртипкә китерәсе бар.

Культиваторларны әзерләүдә механик-моторчы Виталий Васюткин, эретеп ябыштыручы Юрий Лаврентьев мәшгуль. Хуҗалык җитәкчесе әйткәнчә, алар үз эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле осталар. Николай Борисов, Петр Юмартов һәм Андрей Сулейманкин тырышып ремонтлыйлар. Язгы кыр эшләре башлангач алар кырда тир түгәләр - туфрак әзерлиләр, чәчәләр. Ә кышын алар ремонт мастерскоенда. Механик Даут Сөләйманов ремонт эшләрен күзәтә, кирәк булса ярдәм итә.

- Җәен тоткарлыкларсыз эшләү өчен, кышын тырышырга кирәк, - диләр ремонтчылар.

Моның өчен шартлар бар. Мастерскойда җылы, кайнар аш белән тәэмин итү җайга салынган. Коллектив бердәм, күтәренке кәеф белән эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев