Бөртеккә бәя билгеләнде
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бөртеккә бәяне билгеләде. Операторлар алдындагы бурычны каплаганда исәп-хисап ясау һәм шулай ук республиканың ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар хезмәтенә түләү өчен 2015 елда бөртеккә түбәндәге бәяләрне тәкъдим итә. 3 нче класслы бодай бәясе 10 мең сум, 4 нче класслы бодай - 9,5 мең сум,...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бөртеккә бәяне билгеләде.
Операторлар алдындагы бурычны каплаганда исәп-хисап ясау һәм шулай ук республиканың ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар хезмәтенә түләү өчен 2015 елда бөртеккә түбәндәге бәяләрне тәкъдим итә. 3 нче класслы бодай бәясе 10 мең сум, 4 нче класслы бодай - 9,5 мең сум, азык бөртеге - 8,5 мең сум, 1 класслы арыш - 5,5 мең, 2 класслы арыш - 5,2 мең, 3 нче класслы арыш - 4800, азык арышы - 4300, азык арпасы - 8000, борчак - 8000, солы - 5700 сум, карабодай һәм рапска бәяләр килешүле. Бәяләр НДС ны да кертеп, бер тонна куьтурага билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев