АПК: эш-мәшәкатьләр
Бергә эшләгәндә уңыш та елмая
2016 ел урагында күп кенә гаилә экипажлары хезмәт куя.
Гаилә мәнфәгатьләрен якын туганың белән бергә тормышка ашыру күпкә җиңел булуын һәркем аңлый.
Мондый экипажларның хезмәт күрсәткечләре дә югары.
"Аксу Агро" агрофирмасында әтиле-уллы Владимир һәм Олег Овчинниковлар бөртеклеләрне суктыруда алдынгылар сафында.
Алар Чуаш Енорускиносы авылында яшиләр. Иске Ильдеряк авыл җирлегендә аларны...
2016 ел урагында күп кенә гаилә экипажлары хезмәт куя.
Гаилә мәнфәгатьләрен якын туганың белән бергә тормышка ашыру күпкә җиңел булуын һәркем аңлый.
Мондый экипажларның хезмәт күрсәткечләре дә югары.
"Аксу Агро" агрофирмасында әтиле-уллы Владимир һәм Олег Овчинниковлар бөртеклеләрне суктыруда алдынгылар сафында.
Алар Чуаш Енорускиносы авылында яшиләр. Иске Ильдеряк авыл җирлегендә аларны хезмәт сөючән, бердәм гаилә буларак хөрмәт итәләр. Владимир Васильевич күп еллар механизатор булып эшли, Олег та әтисе эзеннән киткән. Ул - һөнәри лицейның чыгарылыш укучысы. Аның механизаторлык стажы 8 ел. Бүгенге көндә Овчинниковлар агрофирма комбайнчылары арасындагы ярышта 4 нче урынны алып торалар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов гаилә экипажына район җитәкчелегеннән премия тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев