Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Беренче тапкыр – беренчеләр рәтендә

Трудолюбово сөтчелек комплексында эшләүчеләрнең эшен район үзәгеннән килгән җитәкчеләр бераз тоткарлады. Ә инде җитәкчеләрнең кинәт килүенең сәбәбе аеруча күңелле. Әлеге сөтчелек комплексы вәкилләре "Авыл яшьләре" дип аталган тугызынчы республика җәйге авыл уеннарында катнаштылар. Һәм дә югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Татьяна Сулбаева, мәсәлән, өч йөз метр дистанцияне 59 секундта үтте, гәүдәсен идәннән...

Трудолюбово сөтчелек комплексында эшләүчеләрнең эшен район үзәгеннән килгән җитәкчеләр бераз тоткарлады.



Ә инде җитәкчеләрнең кинәт килүенең сәбәбе аеруча күңелле. Әлеге сөтчелек комплексы вәкилләре "Авыл яшьләре" дип аталган тугызынчы республика җәйге авыл уеннарында катнаштылар. Һәм дә югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Татьяна Сулбаева, мәсәлән, өч йөз метр дистанцияне 59 секундта үтте, гәүдәсен идәннән күтәрүдә беренче булды, ә инде һөнәри осталык - сыер саву аппаратын сүтеп җыюда иң җитезе булды. Хезмәттәше Мария Пескарева югары күрсәткечләргә ирешеп, иң яхшы катнашучылар сигезлегенә керде. Аксубай терлекчеләре туплаган баллар турнир таблицасында күренде. Менә сиңа мә - икенче урын икән, ләбаса!


Тугызынчы җәйге авыл уеннарында республиканың 43 районы вәкилләре катнашты. Ә инде сыер савучылар арасында 90 га якын савымчы ярышты.
- Татьяна Аркадьевна һәм Мария Михайловна республикада безнең районны лаеклы тәкъдим иттеләр, - дип сөйли УСХИПның җитештерү һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Миниршат Алимов. - Мондый ярышлар барышында безнең районнан җиңүчеләр юк иде әле. Киләсе елларда зуррак җиңүләргә өметләнәбез инде, - дип шаяртты Миниршат Фетклимович.


- Безнең сыер савучыларыбызның республика буенча иң яхшылар рәтенә керүе аеруча да куанычлы, - дип әйтте "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ генераль директоры Фәнис Хәмидуллин. - Рәхмәт сезгә. Без яхшы эшли һәм тагын да югарырак уңышларга ирешә алабыз.


Җиңүчеләрне бүләкләү дустанә шартларда үтте. ТРда IX җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча сыер савучылар ярышында Татьяна Сулбаева I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Мария Пескарева грамотага лаек булды, ике савымчыдан торган төркем икенче урын өчен кубок алды.


Коллегаларының алкышы, тәбрикләүләр акрынлап эшкә кагылышлы мәсьәләләргә күчте. Хуҗалык җитәкчесе катгый бурыч куйды - сөт җитештерүне арттырырга, югары сыйфатка ирешергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев