Азык запасы туплана
Районда малларга азык хәзерләү тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә план буенча каралган унбер мең гектар күпьеллык үләннәр мәйданының биш мең ярым гектардан артыгы чаптырылган. Шул исәптән өч мең гектардан артыгы - печәнгә, мең ярымнан артыгы сенаж өчен. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулаем...
Районда малларга азык хәзерләү тулы куәткә бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә план буенча каралган унбер мең гектар күпьеллык үләннәр мәйданының биш мең ярым гектардан артыгы чаптырылган. Шул исәптән өч мең гектардан артыгы - печәнгә, мең ярымнан артыгы сенаж өчен. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулаем алганда дүрт мең тоннадан артык печән, унбер мең тоннага якын сенаж хәзерләнгән. "Аксу Агро" АФда сигез мең тоннадан артык сусыл азык салынган, бу план күрсәткеченә карата алтмыш проценттан артык тәшкил итә. Районның барлык хуҗалыкларында да печән хәзерләү көчле темпта бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев