Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Азык мулдан булачак

Көзен дә игенчеләрнең эш-мәшәкате кимеми. «Сөт иле Аксу» агрофирмасында район буенча иң күп - өч мең баштан артык сыер асрала. Кышка сөтлебикәләргә азыкны мулдан хәзерләү өчен, механизаторлар сезон башыннан алып җиң сызганып, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Бүгенге көнгә кырык мең тоннага якын сенаж запасы салынган (план күрсәткеченә 124 процент), шулай...

Көзен дә игенчеләрнең эш-мәшәкате кимеми.



«Сөт иле Аксу» агрофирмасында район буенча иң күп - өч мең баштан артык сыер асрала. Кышка сөтлебикәләргә азыкны мулдан хәзерләү өчен, механизаторлар сезон башыннан алып җиң сызганып, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Бүгенге көнгә кырык мең тоннага якын сенаж запасы салынган (план күрсәткеченә 124 процент), шулай ук салам, печән хәзерләнә. Кукуруз өлгергәннән алып, авыл хуҗалыгы предприятиесендә силос салуга керешкәннәр.


Быел кукуруз 4600 гектар мәйдан били. Шуның мең ярым гектары силоска җыеп алынган. 1200 гектарыннан - коры азык төре - катнаш азык хәзерләү өчен бөртекне җыеп алырга планлаштыралар. Сөт җитештерүдә аксымга бай катнаш азыктан файдалану, кышкы айларда продукциянең артуында чагылыш табарга тиеш.


-Үзәк базаның азык хәзерләү звеносы оешкан төстә һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп эшли, - дип эш торышы белән таныштыра агрофирма җитәкчесе Фәнис Хәмидуллин. - Кыска вакыт эчендә алар Карасу, Сөнчәле, бүлекләрендә - алтышар мең тоннадан артык, Трудолюбово бүлегендә җиде мең тоннага якын силос салдылар.


Без килгәндә азык хәзерләүчеләр Ленин бүлегендә җиң сызганып эшлиләр иде. Товарлыклы-сөтчелек фермасы җитештерү объектына әверелгән диярсең. Җәй башында салынган ике сенаж чокыры белән беррәттән тагын бер силос базы яшел масса белән тула.

Механизаторлар Николай Симаков һәм Василий Иванов китереп бушатылган яшел йөкне тигезләп, таптап өлгерә алмыйлар, йөк төягән икенче техника чиратка баса. Механизаторлар барысын да белеп һәм оста башкаралар, чөнки аларга азыкны сыйфатлы итеп һәм срогында хәзерләү җаваплылыгы да йөкләнгән. Траншея 4-5 көн эчендә ябыла.


Ленин бүлегендә кукуруз чәчелгән мәйдан 680 гектар били. Биш йөз гектардан артыгы - силоска, калганы бөртек җыеп алу өчен каралган. Әлеге мәйданның төп өлеше җыелган инде. Яңа Аксубай янындагы басуда яшел массаны чаптыруда дүрт комбайн эшли. Аларга Валерий Матюшкин, Сергей Крайнов һәм шулай ук Чистай районыннан командировкага килгән Сергей Далаев һәм Андрей Маркушин идарә итә. Без агрофирма җитәкчесе исеменнән комбайнчылар адресына бик күп мактау сүзләре ишеттек.


Азык хәзерләү звеносы әгъзаларының эш көне иртәнге сәгать җидедә башланып, кичке җидедә тәмамлана. Төшке һәм кичке ашны кырга алып килү оештырылган. Яшел массаны силос базларына ташуга КамАЗ машиналары, Белорусь тракторлары җәлеп ителгән. Аларга Владимир Шишкин, Иван һәм Владимир Елисеевлар, Рәмис Хәйруллин, Андрей Петров, Тәбрик Рәхмәтуллин, Виталий Васильев идарә итә. Конвейер өзлексез эшләп тора. Бер-ике көннән монда силос салуны төгәлләргә планлаштыралар, чиратта - Тимошкино бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев