Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Авыл хуҗалыгы тармагы уңышына механизаторларның һәм терлекчеләрнең хезмәте салынган

8 октябрьдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов район газетасына биргән әңгәмәсендә районның агросәнәгать комплексында бүгенге көндә эшләрнең ничек баруы турында сөйләде.

– Игенчелек тармагындагы хәлләр турында беләсе килә...

– Быелгы һава шартлары һәм кабатланган язгы салкыннар, һичшиксез, үсемлекчеләрнең соңгы нәтиҗәләренә йогынты ясады. Апрельдән алып октябрьгә кадәр барлыгы 80 ммга якын гына явым-төшем булды, шул ук вакытта узган елда бу күрсәткеч 276 га тигез иде. Өч ярым тапкырга кимрәк – үсемлекчелек өчен иң начар шартлар.

Дымның катастрофик рәвештә җитмәвенә карамастан, гектардан уртача 27 центнер уңдырышлык белән 90 мең тоннадан күбрәк ашлык суктырып алуга ирештек. Үсемлекчелектә алдынгы технологияләрне куллану, игенчеләрнең һөнәри осталыклары аркасында инвесторлар һәм фермерлар да шундый ук нәтиҗәләргә ирештеләр.

Бу корылыклы елда хуҗалыклар һәм фермерлар дым каплату буенча чаралар комплексын үзвакытында үткәреп өлгерделәр, чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә төгәлләделәр һәм вегетатив чор агымында яфрак аша тукландыруны кулландылар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан агымдагы сезонның төп кыр эшләре тәмамланды, дип әйтергә була. Соңгы культураларны суктыру соңгы гектарларда алып барыла. Көнбагыш 8 886 гектар җир биләде, бүгенге көнгә 11587 тонна май орлыгы суктырылган, уртача уңдырыш гектардан 13,2 центнер. 11 634 тонна рапс суктырылды, уңдырыш гектардан 12 центнер тәшкил итте. Ашлыкка һәм силоска кукуруз җыеп алу төгәлләнеп килә. Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләүгә өлеш керткән тармакның һәр хезмәткәренә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

– Киләсе ел уңышы астына эшләр ничек тора?

– Кыр хезмәтчәннәре, 2024 ел уңышы астына нигез салып, зур күләмле эш башкардылар. Район хуҗалыклары көзге культуралар игүгә басым ясыйлар, чөнки алар язгы чәчү эшләренең йөкләнешен киметеп, тотрыклы уңыш алырга мөмкинлек бирә. Билгеләнгән вакытка 19 626 гектар көзге игеннәрне чәчелде. Әмма җәйнең коры булуына һәм агымдагы елның сентябрендә дә явым-төшемнәр булмавына бәйле рәвештә, чәчүлекләрнең төп өлеше дым кытлыгыннан интегә. Игенчеләр киләсе елда мул уңыш алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр.

Туфракны төп эшкәртү дә тәмамланып килә. Барлыгы 45 500 гектар чәчүлек мәйданнары эшкәртелгән, бу планның 95 процентын тәшкил итә. Туфракта көзге һәм кышкы явымтөшемнәр максималь туплансын өчен, 29 мең гектар мәйданда сөрү һәм тирәнтен сөрү эшләре башкарылды. Игенчелектә мондый алымнар – киләчәк уңышның нигезе.

Кыр эшләрен сыйфатлы башкару өчен инвесторларның заманча техник базалары бар, ашлык саклау өчен объектлар төзиләр. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең заманча техник паркы 180 млн. сумга яңартылды. “Волга Селект” ҖЧҖендә агымдагы елда ашлык киптерү комплексы куллануга тапшырылды. 2,9 мең кв. м. мәйданлы бөртек саклау өчен ике склад төзелде. 2024 елга орлык заводы һәм өстәмә ике склад төзү планлаштырылган.

– Борис Анатольевич, терлекчелектә эшләр ничек тора?

– Соңгы 3 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан көтүне сәламәтләндерү һәм аз продуктлы терлекләрне яңарту буенча зур эш башкарылды.

Аксу Агро ҖЧҖендә продуктивлыкны яхшырту юнәлешендә максатчан эшли, анда 2770 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 1395 – савым сыерлары. Көн саен 38 тонна сөт савыла, уртача продуктлылык бер баш сыерга 27-28 килограмм. «Чистополье» ХКның «МОЛКО» ҖЧҖе шулай ук продуктлылыкны арттыруга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә максат тота. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, беренчедән, фермаларда терлекчеләр өчен хезмәт шартлары яхшыртылды, икенчедән, малларны асрау шартлары яхшырды. «МОЛКО» ҖЧҖенең «Трудолюбово» бүлеге мисалында барлык терлекчелек корпусларында үзгәртеп кору үткәрелде. Заманча саву аппаратлары урнаштырылды. Бүлек тулысынча сыерларны бәйсез асрауга күчерелде. Агымдагы елда 200 башка яңа бәйсез асрау корпусын үзгәртеп кору төгәлләнәчәк.

442 баш нәселле тана сатып алынды, ел ахырына кадәр өстәмә рәвештә Вологда өлкәсеннән 276 баш тана сатып алу планлаштырыла. Мондый алым яхшы нәтиҗәләр китерә. Нәселле сыерлар асралган бүлекчәләрдә бер башка тәүлеккә уртача 21 килограммнан артык сөт савыла. Район буенча уртача тәүлеклек күрсәткеч – 19 килограмм. Район фермерлары да терлекчелектә зур уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгы дәүләт программалары ярдәмендә 230 баш мөгезле эре терлеккә ия, шуларның 158е роботлаштырылган фермада тотыла. Сафин Марат, Георгий Погодкин, Григорий Маланчев, Павел Назаров КФХлары һәм башка фермерлар терлекләрнең продуктлылыгын арттыру өстендә максатчан эшлиләр.

Район хуҗалык ларында фәнни алым белән, терлекчеләр таләпләрен исәпкә алып, югары сыйфатлы азык әзерләнә. Күпьеллык үләннәр чәчәккә бөреләнү фазасында, яшел массада зур күләмдә протеин булган чорда сенажга салына.

Азык җитештерү үзәгеннән “Аксу Агро” ҖЧҖнең сөтчелек комплексына һәр көнне терлекләрнең һәр яшь төркеме өчен 6 әзер азык рецепты керә.

Агросәнәгать комплексы тармагында хезмәт хакының район буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы төп уңай момент булып тора. Лаеклы хезмәт хакы түләү мөмкинлеге эшчәнлек нәтиҗәләренә бәйле. Тармакта уртача айлык хезмәт хакы 16 процентка арткан һәм 44 334 сум тәшкил итә. Район хуҗалыкларының вакыты чыккан бурычлары юк.

–Проблемалар да бардыр, мөгаен...

–Агымдагы елда корылыктан тыш, ил аграрийлары тагын бер проблемага юлыктылар – бу сөткә һәм бөртеккә сатып алу бәяләренең кимүе. Практикадан чыгып, сөткә бәяләр кимү шулай ук аерым циклик характерга ия. Шундый ук хәлләргә без 10 нчы елларда юлыктык инде. Бәяләр кимү аркасында маллар баш саны да кимеде һәм аннан соңгы елларда сөт бәядә генә үсте. Ә сезонлы кимү ул һәрвакыт булды һәм базар моңа барыбер җавап бирергә тиеш. Бүгенге көндә сөткә бәяләрнең уңай динамикасы күзәтелә. Шул ук вакытта игенчеләр ягулык-майлау материалларына, ашламаларга, техникага һәм үсемлекләрне саклау чараларына бәяләр арту белән очрашты. Әлеге факторлар, һичшиксез, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең икътисадый нәтиҗәләрендә чагылыш табачак. Бу вәзгыятьтә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре чын патриотизм, фидакарьлек күрсәтә.

Хуҗалыклар, район үсеше өчен авыл хуҗалыгы тармагына көчләрен, акчаларын, өметләрен салган барлык авыл хезмәтчәннәренә, инвесторларга, район фермерларына рәхмәт сүзләре җиткер ә се килә. Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, уңышлар, тыныч күк йөзе һәм үз алларында торган җиңел булмаган бурычларны үтәүдә көч-куәт телим.

Саннар һәм фактлар:

Районның агросәнәгать комплексында 1180 терлекчелек һәм игенчелек хезмәтчәне, хуҗалыклар белгечләре эшли, сигез авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек алып бара, 51 КФХ һәм 2 авыл хуҗалыгы кооперативы гамәлдә. АПКның җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча районнар рейтингында 18 урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев