Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Авыл кешесенең хезмәтен бәяләргә кирәк

«Аксубай азык-төлек корпорациясе» ООО районның тотрыклы үсеш алган авыл хуҗалыгы формированиеләренең берсе. Агрофирманың генераль директоры Заһит Ганиев очрашу вакытында сүзне икътисадый күрсәткечләрдән башламады. Янәшәдән хәрәкәт иткән тракторны туктатып: -Афәрин, кара парны төгәлләдең, - дип тракторчының кулын кысты. - Бу безнең иң алдынгы механизаторларыбызның берсе Николай, бәлки сез аның белән таныштыр...

«Аксубай азык-төлек корпорациясе» ООО районның тотрыклы үсеш алган авыл хуҗалыгы формированиеләренең берсе.


Агрофирманың генераль директоры Заһит Ганиев очрашу вакытында сүзне икътисадый күрсәткечләрдән башламады. Янәшәдән хәрәкәт иткән тракторны туктатып:
-Афәрин, кара парны төгәлләдең, - дип тракторчының кулын кысты. - Бу безнең иң алдынгы механизаторларыбызның берсе Николай, бәлки сез аның белән таныштыр әле.
Николай Герасимов - агрофирмада гына түгел, районда да алдынгы, безнең газета аның турында күп язды. Узган ел ул Сабантуй әләмен күтәрү бәхетенә иреште. Быел да беренчеләр сафында - сабан культураларын чәчүдә катнашты.
-Агрофирма ирешкән уңыш - ул басу-кырларда, фермаларда, ремонт мастерскойларында хезмәт куючы кешеләр тырышлыгы, -ди Заһит Ганиев.


Игенчеләр марканы югалтмый
Агрофирмада чәчүлек мәйданнары 11 мең гектардан артык җир били. Биш мең гектардан артык мәйданга сабан культуралары, бөртеклеләр чәчү, тырмалау, бер еллык үләннәр, көзге культуралар чәчү, чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү - барлык язгы агротехник чараларны да Продкорпорациядә кыска срокларда төгәлләделәр. Иртә өлгерә торган сабан культураларын чәчүне тәмамлау турында да алар районда беренчеләрдән булып рапорт бирделәр. Хуҗалыкта әлеге культуралардан мул уңыш алуга өмет тоталар.
Продкорпорациядә 1500 гектар - арпа, 500 гектар - рапс, 500 гектар - солы, 200 гектар - көнбагыш, 2000 гектар азык катнашмасы һәм бер еллык үлән чәчелгән.
-Узган ел без көнбагыштан миллион ярымнан артык табыш алдык, ул чыгымнар таләп итми торган культура - гербицидлар белән эшкәртү дә, аерым тәрбия дә кирәкми, рапс кебек чәчәк коңгызына каршы бер тапкыр эшкәртү җитә. Шулай ук махсус техника да кирәк түгел. Киләчәктә әлеге культуралар мәйданнарын арттырырга планлаштырабыз, өстәвенә хәзер көнбагыш сату базары җайга салынган, - дип үз фикерләре белән уртаклаша Заһит Ганиев.
-Агрофирмада өч бүлек бар. Әмма генераль директор хезмәтчәннәренең барысының да исем-фамилияләрен белә. Ул иң уңган механизаторлар - Анатолий Герасимовны, Алексей Илюхинны, Николай Абросимовны, Яков Шакмаковны, Константин Зайцевны, шоферлар - Виталий Гордеевны, әтиле-уллы Әсхать һәм Илшат Минсафиннарны, Рәүф Шәйдуллинны, Равил Гафиятовны, Николай Липатовны, Сергей Падияровны, ашлама сиптерү һәм гербицидлар белән эшкәртү операторы Севастьян Шакмаковны мактау сүзләре белән билгеләп үтте.


Сыерлар күпме сөт бирә


Продкорпорациядә терлекчелек тармагы да тотрыклы.
Бүгенге көндә монда район буенча иң күп сөт савалар. Җәйге лагерьлар янында суыткыч җайланмалары белән вагоннар урнаштырылган. Сөт елгасы Алексеевски районына ага, аны эшмәкәр Сөниев үз вакытында түләү белән сатып ала. Артымга бәйле күрсәткечләр дә начар түгел. Симертүдә ике йөз баштан артык терлек бар, тик менә бүген базар гына ит белән тулы.
-Бу вакытлыча күренеш кенә дип уйлыйм мин, шулай булмаса авыл кешесенең хезмәте бер тиен тормас иде. Продукцияне сату каналларын эзләп табу кыенлаша бара. Чөнки океан арты конкурентлары аны түбәнрәк бәядән тәкъдим итәләр. Шуңа күрә авылга ашыгыч рәвештә йөз белән борылырга кирәк.
Без «Луч» бүлегенең җәйге лагеренда кичке савымда булдык. Савымчылар икешәр чиләк сөт күтәреп килеп (ә чиләкләр 15 литрлы), суыткыч сыешлыгына салалар. Менә кайда ул бушлай фитнес, дип гаҗәпләндек без.
-Савымчылар бары тик мактауга лаек. Һәр төркемдә 35 әр баш сыер, саву өлешчә механикалаштырылган - аппарат белән савалар, кул белән ташыйлар, тәүлегенә яртышар тонна сөт ташыган савымчыларга җиңел түгел.
Алдынгы савымчылар арасыннан ферма мөдире унсигез еллык стажы булган Валентина Герасимованы, Лариса Илюхинаны, Валентина Васильеваны, Любовь Васикованы, терлекчеләрдән - бозау караучы Юлия Дмитриевнаны, орлыкландыручы Виталий Ивановны, терлекчеләр Алексей Герасимовны, Валерий Шакмаковны һәм Владимир Ивановны билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев