Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Авыл хуҗалыгы товары өчен – миллионнар

Республикабыз башкаласы кабаттан Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кабул итте. Узган шимбәдә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның барлык агрофирмалары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты. Ярминкәдә катнашучыларның бер өлеше Агросәнәгать паркында (Совет районында) эшләде. Иртән иртүк биредә беренче сатып алучылар күренә башлады. Ярминкә үз эшен яңа гына башлап җибәрде, ә сөткә...

Республикабыз башкаласы кабаттан Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кабул итте.

Узган шимбәдә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның барлык агрофирмалары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты. Ярминкәдә катнашучыларның бер өлеше Агросәнәгать паркында (Совет районында) эшләде. Иртән иртүк биредә беренче сатып алучылар күренә башлады. Ярминкә үз эшен яңа гына башлап җибәрде, ә сөткә чиратның очы күренми иде инде. Әлеге продукт, беренче чиратта сыйфатлы һәм арзан булуы белән шәһәрлеләр өчен теләп сатып алынган сыйга әверелде. Әлбәттә инде, таләпкә бәйле продуктның күләме дә арта.

Авыл кешеләре үстергән яшелчәләрне дә кала кешеләре яратып сатып алалар. Болар - бәрәңге, кишер, кабак, аш чөгендере, кәбестә. Өстәвенә, кибеттәгегә караганда, аларга бәяләр дә шактый очсыз.

Сатып алучыларның иткә кызыксынуы да арта гына бара. Алып килгән барлык товарны казанлылар сатып алып бетерделәр. Район вәкилләре агросәнәгать паркы белән параллель рәвештә Дәрвишләр бистәсендә, Чехов базарында (Вахитов районы), Адоратски урамындагы (Яңа Савин районы) ярминкә мәйданында һәм башка урыннарда уңышлы сәүдә иттеләр. Чираттагы ярминкә көнендә алынган табыш 2400000 сум тирәсе.

Сәүдә рәтләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре, шәһәрнең администрациясе җитәкчеләре карап чыктылар. Бу юлы да алар аксубайлыларның ярминкәне яхшы оештыруларын уңай бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев