Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Авыл хуҗалыгы продукциясен - кала халкына

Узган шимбәдә Аксубайның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кабат Казанда ярминкәдә катнаштылар. Аксубайлыларның сатудан кергән табышы 2 миллион 100 мең сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ясаган нәтиҗәләрдән билгеле булганча, республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 12 ярминкәдә Татарстан башкаласына 763,2 миллион сумлык продукция алып килгән. Атап әйткәндә, 11 мең тоннага якын...

Узган шимбәдә Аксубайның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кабат Казанда ярминкәдә катнаштылар.

Аксубайлыларның сатудан кергән табышы 2 миллион 100 мең сум тәшкил итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ясаган нәтиҗәләрдән билгеле булганча, республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 12 ярминкәдә Татарстан башкаласына 763,2 миллион сумлык продукция алып килгән. Атап әйткәндә, 11 мең тоннага якын бәрәңге һәм яшелчә, 1 мең тоннадан күбрәк ит, 700 тонна он, 400 тоннага якын сөт, 1 мең тонна шикәр комы, 6,2 миллион данә йомырка сатылган.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның авыл җирлекләре актив катнашты, алар шәһәрлеләргә крестьян хуҗалыгында җитештерелгән продукция - бәрәңгедән алып балга кадәр һәм шулай ук сөт продукциясе тәкъдим иттеләр. Аксубай май заводы сөт һәм сөт продукциясе белән сату итте. Кала халкы сырны, ак майны, әче сөт продукциясен яратып сатып алды. Илдус Вафинның, Әнвәр Шәрифуллинның һәм Сергей Морозовның фермер хуҗалыклары тәкъдим иткән мәрмәрдәй ит мәркәзебез халкы күңеленә хуш килде. "Аксу Агро" агрофирмасы ашлык белән уңышлы сату итте.

Экологик яктан имин, шул исәптән бәясе кибеттәгегә караганда 30 процентка арзанрак булган продукцияне халык күз ачып йомганчы алып бетерде.

Казан шәһәренең Совет районы җитәкчелеге шәһәрлеләргә сыйфатлы продукция тәкъдим иткән безнең районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев