Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Актай»да чәчүне төгәлләделәр

"Актай" агрофирмасы игенчеләре чәчү эшләрен районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Язгы кыр эшләрен оптималь срокларда тәмамлау бурычын актайлылар намус белән үтәделәр. Хуҗалыкта чәчүлек мәйдан өч мең җиде йөз гектардан артык. Тугыз йөз гектарга сабан культуралары чәчелгән, көзге һәм азык культураларына бүлеп бирелгән мәйданнарда агрочаралар үткәрелгән. Кыр эшләренә 26 берәмлек техника җәлеп...

"Актай" агрофирмасы игенчеләре чәчү эшләрен районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр.

Язгы кыр эшләрен оптималь срокларда тәмамлау бурычын актайлылар намус белән үтәделәр.

Хуҗалыкта чәчүлек мәйдан өч мең җиде йөз гектардан артык. Тугыз йөз гектарга сабан культуралары чәчелгән, көзге һәм азык культураларына бүлеп бирелгән мәйданнарда агрочаралар үткәрелгән. Кыр эшләренә 26 берәмлек техника җәлеп ителгән. Техниканың бер өлеше иске булса да, ышанычлы әзерлек сынатырлык булмады. Монда ремонтчы-механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Михаил Ефимовның тырышлыгы зур. Шулай ук управляющийлар Михаил Градусов белән Галияр Хәмитов та үз өлешләрен керткәннәр.

Агымдагы елның 11 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1221,7 мең гектарда чәчелгән, бу планлаштырылган мәйданнарның 69 процентын тәшкил итә. Район буенча - гомуми күләмнең җитмеш процентына якын.

- Дым каплатуда Анатолий Тюрин, Александр Горбатов, Александр Маненков, әтиле-уллы Владимир һәм Роман Пановлар, Анатолий Турлуков фидакарь хезмәт куйдылар, - дип сөйли агрофирма директоры Иван Шугаев. - Көзге культураларны тырмалауда - Алексей Тюрин, Алексей Титов яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Шулай ук катоклауда Аксубай универсаль технологияләр техникумы студент-практикантлары Сергей Новичков, Руслан Сабитов та тырышлык күрсәттеләр. Игенчеләр Михаил Анашкин, Вячеслав Фадеев, Владимир һәм Иван Беспаловлар, практика узучы АТУТ укучылары Дмитрий Охотников, Артем Кабанов та фидакарь хезмәт куйдылар. Эретеп ябыштыру эшләрендә Павел Харитонов беренче ярдәмче булды. Хуҗалык җитәкчесе яхшы кадрлар хәзерләгән өчен техникум директорына, педагоглар коллективына рәхмәтен белдерде. Агрегатларга орлык ташу белән мәшгуль булган машина йөртүчеләр - Николай Атряскин, Илшат Сәгыйров, Александр Зиновьевлар адресына да бары тик мактау сүзләре генә яңгырады. КамАЗ йөртүчесе Николай Абрамов ашлама белән тәэмин иткән.

Кызу эш чорында ындыр табагында да киеренкелек сизелде. Влада Морозова, Юлия Сәгыйрова, Галина Аладина, Михаил Матюшкин, Евгений Тиманов һәм Николай Матросов орлык әзерләү, агулау һәм төяү эшләрен намус белән башкардылар.

Бүгенге көндә хуҗалыкта кыр эшләре дәвам итә - механизаторлар чәчүлекләрдә сезонлы эшкәртү, яфрактан тукландыру чараларын башкаралар. Эштән бушаган агрегатлар күпьеллык үләннәр чәчүгә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев