Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Аксу Агро» да – эшлекле кәеф

"Аксу Агро" агрофирмасы кырларында чәчү эшләре киң күләмдә алып барыла. Бүгенгесе көнгә чәчелгән мәйданнар күләме - унике мең ярым гектар. Сабан бодае, арпа, солы чәчү төгәлләнгән. Хуҗалыкта параллель рәвештә чәчүлекләрне эшкәртү алып барыла. Шикәр чөгендере - зур табыш китерә торган культура. "Аксу Агро"да ел саен аны өч мең гектардан артык...

"Аксу Агро" агрофирмасы кырларында чәчү эшләре киң күләмдә алып барыла.

Бүгенгесе көнгә чәчелгән мәйданнар күләме - унике мең ярым гектар. Сабан бодае, арпа, солы чәчү төгәлләнгән. Хуҗалыкта параллель рәвештә чәчүлекләрне эшкәртү алып барыла.

Шикәр чөгендере - зур табыш китерә торган культура. "Аксу Агро"да ел саен аны өч мең гектардан артык мәйданда игәләр. Һәм, кагыйдә буларак, уңыш та мул була.

- Механизаторларның шикәр чөгендере игүдә тәҗрибәләре зур, - дип сөйли "Аксу Агро" агрофирмасы җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Бөтен тырышлыкларын куеп, фидакарь хезмәт куялар. Бүгенгесе көндә шикәр чөгендере ике мең ярым гектардан артык мәйданга чәчелде инде. Татлы тамыр игүнең барлык технологияләре үтәлә, ашламалар да тиешле күләмдә кертелгән. Параллель рәвештә чәчелгән мәйданнарны авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү алып барыла. Бүгенге көндә мең ярым гектар мәйдан эшкәртелгән. Бу агрочараларны Аркадий Сорошкин һәм Алексей Ижутов башкара.

Аксуагролылар чәчүгә беренчеләрдән булып чыксалар да, быелгы озакка сузылган яңгырлы яз механикалаштырылган звеноларга тулы куәткә эшләү мөмкинлеге бирмәде. Географик киңлектә түбәнлекләрдә урнашкан урыннарда һаман да булса су тора, табигый ки, анда техникалар керә алмый. Кыйммәтле вакытны сарыф итмәс өчен, игенчеләргә кырларны сайлап алып эшләргә туры килә.

Чөгендер мәйданнарында төнлә дә техника тавышы тынмый. Механикалаштырылган комплекслар ике сменада эшли: иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр һәм кичке алтыдан иртәнге сәгать алтыга кадәр. Шикәр чөгендере авыл хуҗалыгының төрле бүлекләрендә чәчелә. Без "Үзи" бүлегенең чөгендер игүчеләре белән Сергеевка поселогы янындагы кырда очраштык. Монда ике культиватор, өч чәчү агрегаты кыр буйлап эшләп йөри иде. Чәчүчеләр Павел Белов, Рифкат Мотыйгуллин, Алексей Кудряшов тырыш хезмәтләре белән аерылып торалар. Сәгать алтыдан соң әлеге агрегатларда аларны Виктор Пайдаркин, Рәис Ильязов, Ирек Мостафин алмаштыра. Ә "Шторм"да туфракны Николай Никоноров һәм Сергей Сотников (аларның кулдашлары Ринат Мостафин һәм Василий Ендерюков) эшкәртәләр, тигезлиләр. Без механизаторларны төшке аш алдыннан кырдан читтәрәк фотога төшердек. Алар үзара көлешеп, елмаешып аралаштылар - димәк, кәеф шәп, эшлекле. Ә бу мул уңыш алуның тагын бер төпле нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев