Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Үзәк сайлау комиссиясеннән бүләк

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Нургалиев Шәүкәт Хәбибрахман улы Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. ҮСК рәисе Элла Панфилова имзалаган Мактау кәгазенә ул Аксубай муниципаль районында сайлау кампанияләренә әзерлек һәм үткәрү эшләренә намуслы якын килгәне өчен лаек булды. Район планеркасында Шәүкәт Нургалиевне бүләк алуы белән...

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Нургалиев Шәүкәт Хәбибрахман улы Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ҮСК рәисе Элла Панфилова имзалаган Мактау кәгазенә ул Аксубай муниципаль районында сайлау кампанияләренә әзерлек һәм үткәрү эшләренә намуслы якын килгәне өчен лаек булды.

Район планеркасында Шәүкәт Нургалиевне бүләк алуы белән беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов котлады.

Шәүкәт Хәбибрахман улы сайлау системасында 27 ел хезмәт итте, Президент дәрәҗәсендәгеләрен дә исәпкә алып, ул төрле референдум һәм сайлауларны оештыру һәм үткәрүдә катнашты. Территориаль һәм округ сайлау комиссияләре составына керде. Озак еллар Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясенә җитәкчелек итте.

- Югары бүләккә ия булу күңелле, әлбәттә, артка борылып карыйсың да сайлауларның совет чорында һәм хәзер ничек үтүен искә төшерәсең. Мәгълүмати технологияләр гасыры сайлаулар системасын да читләтеп үтмәде - хәзер исә закон актлары басылып чыккан көнне үк электрон төрдә халыкка җиткерелә, беркетмәләр дә электрон вариантта формалаша һәм тикшерелә, шулай ук тавышларны сайлау да шул төрдә үткәрелә. Хәтта безнең районда да электрон тавыш бирүләр алып барылды, - дип билгеләп үтте Шәүкәт Нургалиев. - Эшләү күпкә җиңеләйде - әйтик, сайлаучыларның исемлеге миграция хезмәтләреннән алынган мәгълүматлар аша формалаша, сайлау комиссиясе составы, элеккеге кебек, һәр сайлау кампаниясендә түгел, ә биш елга төзелә. Шулай да җаваплылык элеккечә зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев