Үз эшләренең чын осталары
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә киеренке әзерлек чоры ахырына якынлашып килә. "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре дә кырга чыгарга тулысынча әзер. Алар арасында Александр Прохоров, Рәфис Зартдинов та бар. Алар МТЗ-1221 тракторына идарә итәләр. Механизаторлар техниканы кырга чыгарга ышанычлы әзерләгәннәр. Алар сменалап эшләячәкләр. Үз бурычларын да яхшы беләләр: чәчү...
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә киеренке әзерлек чоры ахырына якынлашып килә.
"Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре дә кырга чыгарга тулысынча әзер. Алар арасында Александр Прохоров, Рәфис Зартдинов та бар. Алар МТЗ-1221 тракторына идарә итәләр. Механизаторлар техниканы кырга чыгарга ышанычлы әзерләгәннәр. Алар сменалап эшләячәкләр. Үз бурычларын да яхшы беләләр: чәчү агрегатларын орлык материалы белән тәэмин итәчәкләр.
- Александр Прохоров һәм Рәфис Зартдинов - үз эшләренең осталары. Техниканы да яхшы беләләр, бер сүз белән әйткәндә, теләсә нинди эшне тырышып, намуслы башкаралар, - дип фикерләре белән уртаклаша авыл хуҗалыгы предприятиесе баш инженеры Илдус Гафиятов. Механизаторлар нинди генә эшкә алынсалар да сынатмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев