Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Үз эшенә тугры кала

Яшьлектә дөрес һәм аңлап сайланган һөнәр генә кешене гомере буена бәхетле итә.

Рузалия Хәйруллина почта элемтәсе өлкәсендә 28 ел эшли инде. Ул «хисапчы-икътисадчы» белгечлеге буенча Казан исәп-кредит техникумын тәмамлаган. Хезмәт юлын Трудолюбово авылында почта бүлеге җитәкчесе вазыйфасында башлый. Җиде елдан соң район үзәгенә күченә һәм язылу бүлегендә оператор, мәгълүмати бүлек операторы, ә аннан соң почта бүлекчәсендә оператор булып эшли.

Аксубай почта элемтәсе бүлегендә бүлекчә җитәкчесе урыны бушагач, җитәкчелек анны шушы вазыйфага билгели. Менә инде ун ел Рузалия Хәйруллина үзенә йөкләнгән бурычларны һәм өметне аклый, үз һөнәренә тугры булып кала. Ул аның өчен иң мөһиме – җайга салынган эш һәм куелган бурычларны үтәү, шулай ук почта хезмәтләреннән файдаланучы клиентларның канәгать булуы, дип белдерде.

Рузалия Хәйруллина кулы астында өч оператор һәм унике почтальон бердәм һәм оешкан төстә эшли. Алар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм Иске Кармәт авыллары халкына хезмәт күрсәтәләр. Аларның вазыйфаларына посылкаларны һәм хатларны эшкәртү, басмаларны, пенсия һәм субсидияләрне илтеп бирү бурычлары керә.

– Мин үз эшемне яратам, аңардан ләззәт алам, – ди Рузалия Минсабир кызы. – Көн саен миңа күпме кеше белән аралашырга туры килә, ә бит ул күпме тормыш тарихы. Озак еллар эшләү дәверендә эшчәнлек өлкәсен үзгәртү теләге бер генә тапкыр да башыма килмәде. Мин моны яшьлегемдә кабул ителгән иң яхшы карар дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев