Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Яхшы табиб, бер дигән гаилә башлыгы

Аксубай районы халкы тәҗрибәле, алтын куллы травматолог Ринат Камаевны ихтирам һәм хөрмәт итә. Әлеге кулларның утыз елдан артык дәвердә күпме кешегә ярдәм итүен, сәламәтлеген кайтаруын санап бетерерлек түгел. Ринат Рәшит улы Таҗикстанда, Исфара шәһәрендә туа. Аңа 3 яшь тулганда гаиләсе Татарстанның Нурлат районына күчеп кайта. Монда ул урта мәктәпне тәмамлый,...

Аксубай районы халкы тәҗрибәле, алтын куллы травматолог Ринат Камаевны ихтирам һәм хөрмәт итә.

Әлеге кулларның утыз елдан артык дәвердә күпме кешегә ярдәм итүен, сәламәтлеген кайтаруын санап бетерерлек түгел.

Ринат Рәшит улы Таҗикстанда, Исфара шәһәрендә туа. Аңа 3 яшь тулганда гаиләсе Татарстанның Нурлат районына күчеп кайта. Монда ул урта мәктәпне тәмамлый, Казан медицина институтына укырга керә. Юллама буенча башта Нурлат хастаханәсендә эшли. Аннан соң баш табиб булып эшләүче Аркадий Евсеевич Сорин, талантлы яшь белгеч буларак, аны Аксубайга чакыра.

- Мин шунда ук ризалаштым. Беренчедән, мин авыл баласы, авылны, бакчада эшләргә яратам. Икенчедән, монда минем фикердәшем һәм курсташым Әнәс Әхмәтшин эшли иде, - дип сөйли табиб.

1982 елның 6 августыннан Ринат Камаев Аксубай хастахәнәсендә травматолог булып эшли башлый. Сигез ел - 1985 елдан алып 1993 елга кадәр район үзәк хастаханәсен җитәкли.

- Ринат Рәшит улы - җаваплы, сәләтле, гыйлемле табиб, - дип сөйли район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Ул үз вазыйфасын җиренә җиткереп үтәүче, таләпчән табиб. Шуңа өстәп бер дигән гаилә башлыгы, уңган бакчачы һәм умартачы да.

- Тормыш иптәшем Флюра Габбас кызын балачактан ук беләм, - дип сөйли табиб. - Ул - күрше авыл кызы, без мәктәптә бергә укыдык.

Камаевлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Икесе үз тормышлары белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. Кечкенәсе Алсу - Казанда. Ринат Рәшит улы кызлары турында горурланып сөйли. Алар аңа тиешле тәрбия биргәне, зирәк киңәшләре өчен рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев