Һөнәр һәм һөнәр ияләре
Яңа билгеләнеш
"Аксубай" ҖЧҖ АФ "Восходящая Заря" филиалы директоры итеп Әсхат Габдуллин билгеләнде.
Әсхат Касыйм улы 1966 елның 28 ноябрендә Түбән Татар Майнасы авылында туган. 1983 елда Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган. 1991 елда, галим-агроном дипломы алып, туган авылына кайта һәм "Майна"...
"Аксубай" ҖЧҖ АФ "Восходящая Заря" филиалы директоры итеп Әсхат Габдуллин билгеләнде.
Әсхат Касыйм улы 1966 елның 28 ноябрендә Түбән Татар Майнасы авылында туган. 1983 елда Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган. 1991 елда, галим-агроном дипломы алып, туган авылына кайта һәм "Майна" КПда баш агроном булып эшли башлый. Өч елдан яшь белгечкә җитәкче вазифасын тапшыралар - ул "Восток-3" КП рәисе итеп билгеләнә. Аннан соң "Майна" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе итеп күчерелә. Җиде ел дәвамында ул шул вазифада хезмәт куя, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкли. 2005 елда, әлеге посттан киткәч, республиканың Кама арты зонасында беренче булып теплица шартларында яшелчәләр үстерү буенча фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. 2007 елда аны "Красный Восток Агро" АФның Биләр бүлекчәсе директоры итеп билгелиләр. 2013 елда аның хезмәтләр исемлегенә тагын бер язу өстәлә: Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләнә. Күрше район башкарма комитетын ул 2018 елның февраленә кадәр җитәкләде. Әсхат Габдуллин - авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Өйләнгән, буй җиткән ике улы һәм кызы бар, бүгенге көндә алар югары белем алганнар һәм эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев