Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Утыз ел руль артында

Мансур Мәхмүтов - 30 еллык хезмәт стажы булган механизатор. Тракторчы һөнәрен ул үзенең туган мәктәбендә үзләштерә. Аннан соң Мурманск шәһәрендә инженер гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач механизатор булып эшкә урнаша һәм бүгенгесе көнгә кадәр әлеге һөнәргә тугры кала. Бүгенге көндә Мансур Ранас улы "Аксу Агро" сөтчелек комплексында хезмәт куя. Аның...

Мансур Мәхмүтов - 30 еллык хезмәт стажы булган механизатор.


Тракторчы һөнәрен ул үзенең туган мәктәбендә үзләштерә. Аннан соң Мурманск шәһәрендә инженер гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач механизатор булып эшкә урнаша һәм бүгенгесе көнгә кадәр әлеге һөнәргә тугры кала.

Бүгенге көндә Мансур Ранас улы "Аксу Агро" сөтчелек комплексында хезмәт куя. Аның эш көне иртәнге сәгать алтыда башлана. Мансур Ранасович сөтлебикәләргә, яшь терлекләргә печән, салам, бөртек фуражы, силос, сенаж кертә. Барысы да график буенча эшләнә.

Сөтчелек комплексы җитәкчесе Равил Мусин сөйләвенчә, аны намуслы, тәртипле, ышанычлы хезмәткәр буларак ихтирам итәләр.

- Һөнәри сыйфатларыннан тыш ул ачык йөзле, ярдәмчел дә, - дип мактап сөйли Равил Хәйдәр улы. - Яшь тракторчылар белән бик теләп тәҗрибә уртаклаша. Хезмәттәшләренең техникасы җимерелсә, шунда ук аларга ярдәмгә килә.

- Без дә башкалар кебек үк эшлибез, - дип сүзен кыска тотты уңган механизатор. Бу аңлашыла да, чөнки "Аксу Агро"да җитди һәм намуслы кешеләр генә хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев