"Яшә, урман!" Бөтенроссия акциясе кысаларында 7 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр республикада "Урман атнасы" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе үткәрелә.
Табигать байлыклары иксез-чиксез түгел. Ул йомшак һәм ватылучан. Табигать байлыкларын кулланучы кеше аны сакларга тиеш. Ә чынлыкта әйләнә-тирәгә тискәре мөнәсәбәт белән очрашасың. Әлеге акциянең максаты - җәмгыять игътибарын табигый ресурсларны саклауга...
"Яшә, урман!" Бөтенроссия акциясе кысаларында 7 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр республикада "Урман атнасы" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе үткәрелә.
Табигать байлыклары иксез-чиксез түгел. Ул йомшак һәм ватылучан. Табигать байлыкларын кулланучы кеше аны сакларга тиеш. Ә чынлыкта әйләнә-тирәгә тискәре мөнәсәбәт белән очрашасың. Әлеге акциянең максаты - җәмгыять игътибарын табигый ресурсларны саклауга һәм яңартуга юнәлтү.
Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре акциягә беренче көннән үк кушылдылар. "Урман атнасы"нда Аксубай урманчылыгы 140 гектар урманны чүп-чардан чистартырга планлаштыра. Бу эшләр Аксубай, Чабаксар, Ибрай урманчылыклары территорияләрендә үткәреләчәк. Шулай ук табигать саклау атналыгында Чабаксар урманчылыгында 3,5 гектар мәйданга 15 мең төп тирәк агачлары утыртылачак (3 санлы кварталда, Чистай ягыннан безнең районга кергән урында).
Аксубай урманчылыгы 29,622 гектар мәйдан били. Төньяктан көньякка уртача - 52 километрга, көнбатыштан көнчыгышка 55 километрга сузылган. Ылыслы агачлар 3 мең гектар мәйданны алып тора (барлык мәйданның 11 проценты). 430 гектардан артык - каты яфраклы агачлар - имән, өрәңге, дардар (барлык мәйданның 2 проценты), 20 мең гектарга якын - йомшак яфраклы агачлар - каен, юкә алып тора (71 процент). Урман утырту ел саен арта бара.
Шимбә көнне һава торышы яңгырлы булды. Моңа да карамастан, участок урманчысы Айрат Җәмалетдинов җитәкчелегендәге Чабаксар урманчылыгы хезмәткәрләре бригадасы Аксубай-Чистай автоюлы янындагы ял урынына килде. Шул исәптән штатлы һәм сезонлы хезмәткәрләр дә бар иде. Бу кешеләр питомникларда үсентеләр утырталар, яшь агачларны карыйлар һәм хуҗалык эшчәнлеге буенча урман кисентеләрендә план-биремнәрне үтиләр. Алар килгәнче бу урын урман янында перимерт буйлап чүп-чар белән тулган иде - буш шешәләр, кәгазь һ.б. бәйрәм калдыклары. Урманчылар чистарту эшләренә кереште. Ярты сәгать эчендә капчыклар тулды. Иске Кармәт янындагы участокта чистарту эшләрен тәмамлап, бригада Васильевка юнәлешендәге чирратагы ял итү урынына китте. 3 ел элек монда урман янында беседка ясалды. Архитектурасы да матур, күзләргә дә рәхәт булганга ял итүчеләр саны арта барды. Беседка янында ачык урында аунап ятучы чүп-чар өемнәре шул турыда сөйли дә. Урман хезмәткәрләре аларны шунда ук юк иттеләр.
- Ял итү урыннарында чүп-чар өемнәре - зур бәла, - дип белдерде җитәкче-урманчы урынбасары Андрей Ильмухин. - Ял иткәннән соң чисталык калдыручы намуслы кешеләр дә бар, әлбәттә, әмма еш очракта - чүп-чар калдыручылар күбрәк. Кайберләре үз чүп-чарларын урманга китереп ташлыйлар, көнкүреш калдыклары полигонына ераклык шул кадәр үк булса да. Моны эшләү өчен нинди намуссыз булырга кирәк - аңлашылмый.
Урманчылар "Урман антасы"на билгеләнгән барлык эшләрне эшләп, тәртип урнаштырачаклар. Чөнки алар үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр.
Нет комментариев