Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Укытучыларга – рәхмәтләр һәм бүләкләр

Районның Мәдәният йортында Укытучылар көнен билгеләп үттеләр. Тантанага районның мәгариф учреждениеләре укытучылары, педагогика ветераннары килделәр. Ә укытучыларны котларга һәм изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен белдерергә дип районның беренче затлары килде. Бер мизгелдә матур костюмнары, төрле бию номерлары, ә иң мөһиме - шат елмаюлары һәм эчкерсезлеге белән сәхнәне яулап алган Балалар сәнгать...

Районның Мәдәният йортында Укытучылар көнен билгеләп үттеләр.

Тантанага районның мәгариф учреждениеләре укытучылары, педагогика ветераннары килделәр. Ә укытучыларны котларга һәм изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен белдерергә дип районның беренче затлары килде.
Бер мизгелдә матур костюмнары, төрле бию номерлары, ә иң мөһиме - шат елмаюлары һәм эчкерсезлеге белән сәхнәне яулап алган Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре бәйрәмне ачып җибәрделәр.
- Укытучы - һөнәр генә түгел, сәләт тә. Укытучы булу - җиңелләрдән түгел. Чөнки илебезнең, республиканың һәм районның киләчәге сезнең эш нәтиҗәсеннән тора. Чөнки күпмедер еллар үтү белән сезнең укучыларыгыз предприятиеләр белән җитәкчелек итәчәк, производствоның төрле тармакларында һәм бюджет өлкәсендә эшлиячәк, - дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. - Без үзебезнең беренче Укытучыбызны да, туган мәктәбебезне дә истә тотарга тиеш!
Ул укытучыларга һәм педагогика ветераннарына үзенең рәхмәт сүзләрен белдерде һәм Татьяна Прохоровага, Рамилә Хәсәновага, Наталия Крюковага, Наталия Воронинага (аның җитәкчелегендә Кәкре Күл мәктәбе Татарстан Республикасының иң яхшы 100 авыл мәктәпләре арасына керде), Людмила Тихоновага (аның чыгарылыш укучысы рус теле буенча БДИ формасында аттестация нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйды), методист Гөлсирә Хәйруллинага, педагогика ветераны Найлә Мифтаховага үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирү эшендә күп еллык авыр хезмәтләре өчен район башлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов та укытучыларны бәйрәмнәре белән котлады һәм Наталия Моисеевага, Гөлфия Гатинага, Валентина Красновага, Миләүшә Хәсәновага, Милия Сәлаховага, Розалия Җәлалетдиновага, Ольга Копаневага, Рәмзия Нәсыйбуллинага, педагогика ветераны Зоя Тимофеевага, методист Наталья Мулеевага башкарма комитеттан бүләкләр тапшырды.
- Сез тормышыгызны бик мөһим эшкә - үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә багышлагансыз, бөтен белемегезне, осталыгыгызны, тәҗрибәгезне укучыларга саласыз. Сезнең укучыларыгыз сезне һәрвакыт шатландырып, илһамландырып торсын. Сезгә ныклы исәнлек, яхшы кәеф, иҗади һәм һөнәри уңышлар һәм гаилә бәхете телим, - дип котлады хезмәттәшләрен районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Станослав Зайцев.
Ул имтиханнарда югары балл җыючы укучыларны әзерләгән укытучыларга - Марина Пикмуллинага, Галина Хуҗәхмәтовага, Татьяна Титовага, Татьяна Семеновага, Энҗе Хәйретдиновага, Тамара Пикушовага, Татьяна Самаренкинага, Александр Артамоновка, Зинаида Козловага, Наталья Купоровага, Татьяна Удияровага, Людмила Кандалинага, Татьяна Бушуевага мәгариф бүлегеннән грамоталар тапшырды.
Башка бәйрәмнәрнең берсендә дә үз һөнәрләре осталарына шул кадәр күп чәчәк бәйләмнәре, котлаулар һәм бүләкләр яумагандыр. Чөнки районда бүгенгесе көнгә 44 мәгариф учреждениеләре эшли, шул исәптән 30 мәктәпләр, балалар бакчалары. Һәм һәр учреждение - ул зур гаилә, анда укытучы һөнәренә тугры кешеләр эшли. Сәхнәдән яңгыраган адреслы котлауларны языр өчен гәзит битләре дә җитмәс. Хезмәттәшләрен мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары Дмитрий Павлов һәм Гөлнур Идиятова, спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруретдинова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы лидеры Фәрид Хуҗәхмәтов тә котладылар - алар да укытучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.
РФның Мактаулы мәгариф хезмәткәре, ТР халык мәгарифе отличнигы Ольга Ишмаеваның яшь укытучыларга хәер-фатихаларын бирүе бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре кичәге һәм бүгенге укучылардан - шатлык белән тулган балачактан һәм матур яшьлектән яраткан укытучыларга рәхмәтләрен белдереп бәйрәм дәвамында иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев