Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Укырга һәм камилләшергә

Баянчы Наилә Крайнова биш ел элек кенә иренең туган төбәге Аксубай җиренә аяк баскан. Әмма әлеге вакыт эчендә ул таланты һәм педагогик осталыгы ярдәмендә районда гына түгел, ә аның чикләрендә дә яхшы танылды. Наилә Сәет кызы җитәкләгән һәм аның эшкәртүендәге музыкаль әсәрләрне зур осталык белән башкарган район Мәдәният йорты баянчылары...

Баянчы Наилә Крайнова биш ел элек кенә иренең туган төбәге Аксубай җиренә аяк баскан.


Әмма әлеге вакыт эчендә ул таланты һәм педагогик осталыгы ярдәмендә районда гына түгел, ә аның чикләрендә дә яхшы танылды. Наилә Сәет кызы җитәкләгән һәм аның эшкәртүендәге музыкаль әсәрләрне зур осталык белән башкарган район Мәдәният йорты баянчылары ансамбле чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмәләр. Ә энергиясе, дәрте ташып торган җитәкче көй язып кына калмый, балалар өчен образлар да тудыра һәм алар белән ансамбльдә дә уйный.

Наилә Сәетовнаны тумыштан талантлы дияргә була. Күп балалы гаиләдә туып үскән талантлы кызны Чиләбе өлкәсендәге авыл мәктәпләренең берсендә күреп алалар, тумышы белән ул әлеге төбәктән. Мәдәни-агарту училищесы студентлары тыңлаулар оештырып, хәтта авыл мәктәбе укучыларыннан торган ансамбль оештыралар, ә ул төбәк бәйгесендә җиңеп, радиога да языла. Ә студентларның берсе Наиләгә, үзен дә, әти-әнисен дә аның музыкага сәләтле булуына инандырып, пианинода уйнарга өйрәнергә тәкъдим итә. Әмма алтынчы сыйныф укучысын, соңга калган дип, музыка мәктәбенең пианино классына алмыйлар, ә баянга кабул итәләр.

-Мин укытучым Любовь Алексеевнаны рәхмәт сүзләре белән искә алам, ул миңа ачылырга гына ярдәм итеп калмыйча, үземне күрсәтүдә бик күп һөнәри күнекмәләр дә бирде. Балалар белән күбрәк шөгыльләнгән саен, аның нтиҗәсе дә шулкадәр күбрәк. Аксубайда балалар бик тә талантлы, әти-әниләре дә аларны аңлыйлар һәм һәрдаим ярдәм кулы сузалар, - дип билгеләп үтте Наилә Сәетовна.

Моны ирешелгән уңышлар да раслый: Наилә Крайнова кулы астында шөгыльләнүче балалар өч ел эчендә 19 бәйгедә катнашып, 16сында лауреатлар, дипломантлар буларак билгеләп үтелделәр һәм Халыкара, Бөтенроссия, Республика бәйгеләрендә һәм төрле фестивальләрдә катнаштылар.

Наилә Крайнованың эш принцибы - "укырга һәм камилләшергә", ул һөнәрендә дә шуңа таянып эш итә, укучыларны да шуңа өйрәтә. Шул ук вакытта әтисенең: "һәрвакыт эш белән мәшгуль булырга, беркайчан да үзеңә йомшарырга ирек бирмәскә", - дигән сүзләрен дә исеннән чыгармый. Музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Түбән Кама музыка училищесында укый, тәмамлый, аннан соң читтән торып Чиләбе мәдәният академиясендә белем ала. 25 ел дәвамында Түбән Кама музыка мәктәбендә халык уен кораллары бүлеген җитәкли. Наилә Крайнова белем биргән йөзләгән укучы аның эзе буйлап киткән. Алар арасында Татарстан музыка мәктәпләре укытучылары да, Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре дә һәм хәтта Беренче каналның саунд-продюсеры Салават Шайхов та бар.

Сүз уңаеннан, Наилә Сәетовнаның кызлары - Ольга һәм Наталья да музыка мәктәбен тәмамлаганнар, олысы Казан консерваториясендә белем алган, уллары - Михаил һәм Алексей да музыканы үз итәләр, алар уен коралларында уйныйлар, әмма төзүче һөнәрен сайлаганнар.

Тормыш иптәше Геннадий Макарович белән Наилә Сәетовна 35 ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр.

-Гаиләм мине һәрвакыт, һәр эштә хуплады, беренче урында булды. Менә шуның өчен эшемдә ирешелгән уңышларда аларның да өлеше бар, - дип сөйли Наилә Крайнова.

Шул көннәрдә педагог үзенең юбилеен билгеләп үтә һәм әлеге уңайдан район Мәдәният йортында баянчылар ансамбленең зур концерты көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев