Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Тумышы белән совет милициясеннән

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары актив тормыш рәвеше алып баралар. Ирек Сәлахов та алар сафында. Лаеклы ялга чыкканнан соң ул өйдә эшсез утырмый, ә яраткан эше - спорт комплексында балаларны самбога өйрәтү белән шөгыльләнә, туган авылы Яңа Думада чишмәне төзекләндерү инициаторы була. Ирек Сәлахов Эчке эшләр министрлыгына хезмәткә 1971 елда килә....

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары актив тормыш рәвеше алып баралар. Ирек Сәлахов та алар сафында.

Лаеклы ялга чыкканнан соң ул өйдә эшсез утырмый, ә яраткан эше - спорт комплексында балаларны самбога өйрәтү белән шөгыльләнә, туган авылы Яңа Думада чишмәне төзекләндерү инициаторы була.
Ирек Сәлахов Эчке эшләр министрлыгына хезмәткә 1971 елда килә. Милиция хезмәткәре, участок инспекторы, инспектор, җинаятьләрне эзләү бүлекчәсенең өлкән инспекторы, Аксубай районы эчке эшләр бүлегенең оператив дежурные, вакытлыча тоту изоляторы җитәкчесе булып эшли. Милиция хезмәтенә ул армиядән кайтуга ук керешә. Үзе сөйләгәнчә, армиядә хезмәт итү аның өчен авырлыклар тудырмый, чөнки ул спорт белән мәктәптә белем алганда ук дус була, мәктәптән соң хәтта физик тәрбия бирү укытучыларын әзерләү буенча курсны тәмамлый.
Хезмәттән аерылмыйча гына Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә белем ала.
- Милициядә 27 ел хезмәт куйдым һәм бер генә дә үкенмим. Мин эшләгән елларда күпме җинаять, үтерү, көчләү, урлау, талау фактлары ачылды. Боларның барысы артында да җентекле тикшерү, киеренке хезмәт, йокысыз төннәр ята, - дип искә ала Ирек Әхмәт улы.
Үзенең автобиографиясендә ул җинаятьләрне эзләү бүлекчәсендәге хезмәтен һәм әлеге чордагы җинаять эшләрен исенә төшерә. Болар районның дүрт кибетен басу, зур суммада товар-материаль байлыкларны урлау һәм бер генә дәлил дә калдырмау. Оператив-тикшерү төркеме составында ул зур шау-шу тудырган җинаятьне - Иске Ильдеряк авылында хатын-кызны көчләү һәм аннан соң үтерү фактын ачу өстендә эшли. Шулай ук Иске Тимошкино авылында да зур җинаять кылына: өч сугыш кичкән хөрмәткә лаек ветеранның йөрәгенә пычак белән кадап үтерәләр, ә аның хатынын - ватык шешә белән.
Ирек Сәлахов сөйләгәнчә, бары тик халык белән ышанычлы мөнәсәбәт кенә әлеге куркыныч җинаятьләрне ачуда ярдәм итә. Җинаятьчеләр суд алдына басалар һәм лаеклы җәзаны үтиләр: көчләүчегә дә, ир белән хатынны үтерүчегә дә атып үтерү җәзасы бирелә хәтта, әмма беренче очракта хөкем карары кассацион тәртиптә кире кагыла, шулай да җинаятьчене 15 елга иректән мәхрүм итәләр, ә икенчесендә - хөкем карары тиешенчә үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев