Тумыштан тәрбияче
Галина Романова тәрбияче һөнәре турында бала чагыннан хыяллана. Ә инде каникул вакытларында балалар бакчасында азрак акча эшләп алу мөмкинлеге тугач, уйлап та тормыйча риза була. Үзе дә мәктәп укучысы гына булган кыз нәниләрне кашык белән ашарга, гигиена таләпләрен үтәргә өйрәтә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Галина Алексеевна бистә советында эшли башлый. Әмма...
Галина Романова тәрбияче һөнәре турында бала чагыннан хыяллана.
Ә инде каникул вакытларында балалар бакчасында азрак акча эшләп алу мөмкинлеге тугач, уйлап та тормыйча риза була. Үзе дә мәктәп укучысы гына булган кыз нәниләрне кашык белән ашарга, гигиена таләпләрен үтәргә өйрәтә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Галина Алексеевна бистә советында эшли башлый. Әмма бакчада эшләү хыялы башыннан чыкмый. Яңа төзелгән "Буратино" балалар бакчасы мөдиреннән эшкә чакыру алгач, "күкнең җиденче катында" була. Шунда ук Казан педучилищесына укырга керә, алган белемен эшендә куллана башлый.
Галина Алексеевна менә 36 ел инде балалар бакчасында нәниләрне тәрбияли.
Ул үзенең остазлары Валентина Убейкина, Валентина Захаркина һәм мөдир Раиса Черновага рәхмәтле. Тәҗрибәле педагоглар ярдәме аның хезмәт эшчәнлегендә зур роль уйный
-Тәрбияче - ул күңел халәте, - дип сөйли Галина Романова. - Балачак минем өчен - ул сабыйларның беренче казанышлары тәүге умырзаяларны хәтерләткән тормыш язы. Балаларның уңышларына алар белән без дә шатланабыз, нәрсә дә булса килеп чыкмаса бергәләп борчылабыз.
Галина Алексеевна алмашчысы Лида Кривохижа белән эшли. Алар яследән соң өч яшьлек нәниләрне кабул итеп, аларны мәктәпкә кадәр әзерлиләр. Һәр чыгарылышны ямансуланып һәм горурланып озаталар.
-Һәр яшьнең үз күркәмлеге. Күпне белергә теләүчеләр, активлар, күп сөйләргә яратучылар яки аз сүзлеләр, хәрәкәтчән яки бер урында гына утыручылар - сабыйларның барысы да игътибарга мохтаҗ. Без аларның һәркайсын шәхси якын килеп тәрбиялибез, - дип эш серләре белән уртаклашты педагог.
-Галина Романова - ул эшендә инновацион алымнардан файдаланучы инициативалы, сәләтле педагог, - дип характерлый "Буратино" балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гелметдинова. - Галина Алексеевнаның һөнәри белеме педагогик эшчәнлек белән тыгыз бәйле, бу аның эшен кызыклы, бай һәм нәтиҗәле итә. Ул балаларга бөтен күңелен,¸ назын бирә. Төркемдә үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохиты хөкем сөрә. Педагог балаларның казанышларына, уңышларына ихластан сөенә, уңышсызлыклар килеп чыкканда ярдәм кулы суза.
Коллективта Галина Алексеевнаны ихласлыгы, киң күңеллелеге, хезмәт сөючәнлеге һәм ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәләр. Ул ата-аналар белән эшне дә оста оештырган - алар төркемдә беренче ярдәмчеләр. Ата-аналар Галина Алексеевнаны ихтирам итәләр.
Галина Романова тормыш иптәше Владимир белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, төпчекләре бүгенге көндә армиядә хезмәт итә. Аларның өч оныклары бар, дүртенчесенең дөньяга килүен дулкынланып көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев