Тикшерүче: профессионал, психолог, актер
Бүген Россия МВДның тикшерү органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Аксубай районында тикшерү эшен кем алып бара соң? Аксубай районы буенча МВД бүлегенең тикшерү бүлекчәсе коллективы күптән тупланган. Әлеге хезмәтне юстиция подполковнигы Йолдыз Билалов җитәкли. Юстиция майоры Эльза Алмакаева һәм юстиция капитаны Евгений Рахманкулов та үзләрен тәҗрибәле тикшерүчеләр итеп күрсәттеләр. Юстиция...
Бүген Россия МВДның тикшерү органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Аксубай районында тикшерү эшен кем алып бара соң?
Аксубай районы буенча МВД бүлегенең тикшерү бүлекчәсе коллективы күптән тупланган. Әлеге хезмәтне юстиция подполковнигы Йолдыз Билалов җитәкли. Юстиция майоры Эльза Алмакаева һәм юстиция капитаны Евгений Рахманкулов та үзләрен тәҗрибәле тикшерүчеләр итеп күрсәттеләр. Юстиция лейтенанты Ленар Нургаязов өлкән хезмәттәшләреннән тәҗрибә туплый. Узган ел эш нәтиҗәләре буенча юстиция майоры Руфия Әхмәтшина иң яхшы тикшерүче дип табылды.
- Узган елда тикшерү бүлегенә 121 җинаять эше керде, шуларның 51е судка җибәрелде. Тикшерелгән зур җинаять эшләре арасында - наркоманнар турында - 3, Аксубайда яшәүче ханымның алдау гамәленә бәйле 8 эше, Мюд авыл җирлеге муниципаль хезмәткәренең ришвәтчелек факты турындагы (ул машинага ягулык салу картасын үзенең киявенә рәсмиләштергән) җинаять эшләре бар, -дип аңлатты тикшерү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Билалов.
Тикшерүчеләр исәбендә - Иске Мокшинода, Татар Сөнчәлесендә балигъ булмаганнар тарафыннан сарыклар һәм автомашиналардан запас частьлар урлау турындагы серияле эшләр, ЮХИДИ автостоянкасыннан автомобиль урлау һ.б.
Тикшерүче - аерым үзенчәлекле һөнәр иясе, ул тыңларга һәм ишетергә, шул ук вакытта психолог булырга, теләсә нинди хәлдә дә үзенең эмоцияләрен белгертмәскә, бер адым алдан фикер йөртергә тиеш.
- Без аналитик фикер йөртергә, фактларны чагыштырырга һәм кайчакта актерлык осталыгы да күрсәтергә тиешбез, - дип тикшерүчеләргә хас шәхси сыйфатларның исемлеген тулыландырды Йолдыз Билалов.
Ул җитәкләгән коллективның зирәк киңәшче-остазы милиция ветераны Владимир Абаськин булуын билгеләп үтте. Алар аңа теләсә кайсы вакытта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә аңардан бүгенге тикшерүчеләр, үз һөнәрләре кысаларыннан тыш, хокук бозучыларга тәрбияви йогынты ясаучы педагоглар һәм психологлар булырга өйрәнгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев