Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Россия Прокуратурасына 295 ел

2017 елның 12 гыйнварендә Россия Прокуратурасы 295 еллыгын билгеләп үтә.

Прокуратура РФ исеменнән РФ Конституциясен үтәүне, кануннар бөеклеген, аларның бердәмлеген һәм ныклыгын тәэмин итү, кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау, шулай ук җәмгыять һәм дәүләтнең мәнфәгатьләрен канунлы яклауны тәэмин итү максатларында РФ территориясендә гамәлдә булган законнар үтәлешен күзәтүне тормышка ашырган үзәкләштерелгән бердәм федераль система органы булып тора.

Аксубай прокуратурасы үзенең көндәлек эшчәнлегендә нинди бурычларны хәл итә соң, бу хакта район прокуроры Эдуард Хираҗевка һәм прокуратура хезмәткәрләре командасына сүз бирәбез.

Эдуард Хираҗев, "Коллектив һәм эшчәнлек турында":

Узган елда күләмле эшләр башкарылды, һичсүзсез, прокуратураның горурланырлыгы бар. Өстенлекле мәсьәләләр арасында - гражданнарның социаль якланышы. Йөзләгән кеше хокуки якланды. Безгә кергән шикаятьләрнең һәр өченчесе канәгатьләндерелде. Прокуратура органына 300дән артык граждан мөрәҗәгать итте.

Район территориясендә җинаять кылуларга, экстремистик гамәлләргә һәм җәмгыятьтә яңгыраш уяткан җинаятьләргә юл куелмады.

2016 елда 579 канун бозу очрагы ачыкланды, аларга бәйле 104 протест кабул ителде, гомуми юрисдикциядәге судларга гомуми күләме 7,5 миллион сум тәшкил иткән 99 дәгъва гаризасы җибәрелде. Барлык дәгъва гаризалары да канәгатьләндерелде, әҗәт суммасы капланды. 266 язма гариза чыгарылды, алар буенча 255 зат катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Гомумкүзәтчелек чаралары буенча 2016 елда 2 җинаять эше ачылган, урындагы затлар җәзага тартылган.

Кеше һәм гражданинның хокукларын яклауга кагылышлы, нигездә хезмәт канунын үтәүгә, хезмәт хакын түләү өлешендә хокук бозулар күзәтелгән. Экология тармагында кагыйдә бозуларны ачыклау өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Бер ел эчендә 81 кагыйдә бозу ачыкланган, 1 зат - административ, 18 зат - дисциплинар җаваплылыкка тартылган, прокурор таләбе буенча 21 норматив-хокуки акт үтәлгән. Барлык кагыйдә бозулар буенча да прокуратура йогынтысы астында тиешле чаралар күрелде, гаеплеләр җәзага тартылды, хокук бозулар бетерелде.

Уртак күзәтчелектән тыш, прокуратура суд эшен тикшерү стадиясендә кануннар үтәлешен, Аксубай районы территориясендә урнашкан барлык хокук саклау органнары һәм алар тарафыннан кабул ителгән процессуаль документлар үтәлеше эшчәнлеген тикшерүне тормышка ашыра.

Хезмәткә түләү - даими контрольдә тора. Безнең төп максатыбыз - бу өлкәдә эшне дәвам итү, һәр хезмәткәргә эш хакын үзвакытында бирүне тәэмин итүгә омтылу. Гражданнар өчен баш бәласы булып торган тагын бер мәсьәлә - торак-коммуналь хезмәт күрсәтүдәге хокук бозулар.

2017 елны Россия Президенты Экология елы дип игълан итте. Һәм шул рәвешле район прокуратурасы быел җирле үзидарә органнарының һәм эшчәнлекләре су биоресурсларын, су зоналарын саклау белән бәйле булган юридик затларның су зоналары кануннарын үтәүләренә аерым игътибар бирәчәк.

Районда прокурор күзәтчелеген өч хезмәткәр - район прокуроры, аның урынбасары Лариса Георгиевна Горожанкина, прокурор ярдәмчесе Ленар Минсәгыйр улы Яфизов гамәлгә ашыра.

Лариса Горожанкина - икътисад тармагына кагылышлы законнарның үтәлешен күзәтә (бюджет, мөлкәт, хосусыйлаштыру, салым һәм финанс кануннары); дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турындагы законнар үтәлешендә; прокурор күрсәтмәсе белән Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге, Нурлат МРСО СУСКның җинаять эшләрен тикшерүне гамәлгә ашыра; административ, экологик һәм җир законнары үтәлешен һәм башка юнәлештәге эшчәнлекләрне тикшерә.

Ленар Яфизов - район Советы, район Башлыгы, районның Башкарма комитеты җитәкчесе һәм җирле үзидарәләр кабул иткән кануннарны һәм хокуки актларны тикшерү мәсьәләләрен күзәтә; шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы кануннарның үтәлешен дә; район прокуроры кушуы буенча җинаять эшләре буенча судларда дәүләт гаепләүләрен яклауны гамәлгә ашыра, гражданнар эшләрен карауда катнаша; торак, шәһәр төзелеше, гаилә, хезмәт, пенсия кануннары һ.б. үтәлешен күзәтүне тормышка ашыра.

Өлкән белгеч, эш башкаручы Татьяна Николаевна Сабирова прокуратурада озак еллар эшли. Аның профессиональлеге, һичшиксез, безнең барыбыз өчен дә зур роль уйный.

Шулай ук прокуратура штатында курьер Татьяна Буинская, машина йөртүче Валерий Харитонов һәм җәмәгать ярдәмчесе Рина Гыйззәтуллина да бар, алар безнең эшчәнлекне һәркөнне җиңеләйтеп, хезмәт куялар.

Прокуратура хезмәткәрләре даими рәвештә вакыт дефициты шартларында һәм нерв киеренкелегендә эшләп, үз бурычларын тиешенчә үтәргә омтылалар. Һәр хезмәткәргә, аларны аңлаган гаиләләренә рәхмәт әйтәсе килә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча коллектив үз эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә иреште.

Яңа аяк баскан ел безнең өчен - юбилейлы. Прокуратура органнарының барлыкка килү һәм үсеш тарихы үзенчәлекле, күп еллар буена җыелган зур тәҗрибәгә ия булуын да искәртеп үтәсе килә.

Мин чын күңелдән хезмәттәшләремне һәм аларның гаиләләрен һөнәри бәйрәм, ә район гәзите коллективын һәм гәзит укучыларны - Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Барыбызга да тынычлык, уңышлар һәм байлык телим!

Лариса Горожанкина, прокурор урынбасары:

Ел саен прокуратурага 300гә якын граждан мөрәҗәгать итә, табигый ки, кешеләр прокуратурага, аның яклаячагына ышаналар. Узган елда кешеләр күбрәк хезмәткә түләү, ТХК, язма гаризаларның үтәлеше, конституцион хокукларның үтәлеше, хокук саклау органнары эшенә бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Прокуратура суд приставлары хезмәте эшчәнлеген тикшерде: 1 төркем инвалидның пенсия акчасының 50 процентын тотып калу турында күрсәтмә чыгарып һәм бер үк вакытта банктагы счетына арест салып, аны бер тиенсез калдыралар. Прокуратура протест белдерде - арест кире кагылды, тотып калу күләме 30 процентка кадәр киметелде.

Прокуратура йогынты ясаганнан соң, Ерепкино балаларын Иске Тимошкино мәктәбенә автобус белән йөртү мәсьәләсе хәл ителде, югыйсә бу бушлай урта (тулы) гомуми белем алу белән кызыксынган укучыларның дәүләт гарантиясен бозу булып торды.

Аксубай кешесе, социаль найм килешүе буенча үзе яшәгән, муниципаль милектә булган торакта капиталь ремонт ясау турындагы гариза белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты муниципаль торак фондын тиешле торышта тотмауга бәйле канунны бозган. Суд капиталь ремонт үткәрергә кирәклеге турында карар кабул итте, әмма башкарма комитет гариза белән мөрәҗәгать итүчегә башка уңайлырак торак тәкъдим итүне яхшырак дип тапты.

Ленар Яфизов, прокурор ярдәмчесе:

Прокуратура исәпләнгән, ләкин түләнмәгән хезмәт хакына бәйле суд приказлары чыгару хакындагы 92 гаризаны мәхкәмәгә юллады. Йогынты ясаганнан соң 859 мең сум акча түләтелде, хезмәт канунын бозу турында 10 язма гариза чыгарылды. Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсендә 75 хокук бозу ачыкланды, 3 дәгъва гаризасы судка җибәрелде, 35 язма гариза чыгарылды, 41 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, балаларны белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турындагы 14 канунсыз хокуки актка карата ризасызлык белдерелде.

Әмма, эш бирүчеләр тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булудан куркып, прокуратурага мөрәҗәгать итмәгән гражданнарда бихисап. Прокуратура аноним белдерүләрне дә тикшерә, аларны Aks.Prok@tatar.ru сайтына юлларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев