Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Район газетасын беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр, бер хәрефен дә калдырмыйча укый

Иске Ибрай авылында яшәүче Сания Гайнетдинова «Авыл таңнары» газетасын даими алдыручы һәм аның тугры әбүнәчесе булып тора.

Район басмасын ул кырык елдан артык алдыра. Газета белән Сания Хөснелгата кызын күп нәрсә бәйли – ул 20 елдан артык авыл почтальонкасы булып эшләгән.

Ул елларда авылда буш йортлар булмаган диярлек, һәр хат ташучы 200 дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәткән. Ул лаеклы ялга киткәч – аның эшен улының хатыны дәвам итә.

Почта ветераны искә алып сөйләгәнчә, адресатларга җиткерү өчен барлык корреспонденцияне дә салу өчен бер генә сумка җитмәгән. Кышын чана ярдәмгә килгән, ә җәен ничек туры килә, шулай. Ул елларда авыл халкы бик күп газета-журналлар яздырган, шулай ук хатлар да күп килгән.

– Эшемне бик ярата идем, – дип сөйли Сания Хөснелгата кызы. – Участокта халык белән тыгыз аралаштым, кешеләрне беркайчан да газета-журналларсыз калдырмадым, хәтта кемнеңдер язылырга акчасы булмый торганда, үз акчамны керттем, аннары кайтара иделәр.

Биш бала әнисе, оныкларының яраткан әбисе почтальон эшен горурлык һәм сагыну хисләре белән искә ала. Ә район газетасы белән ул беркайчан да аерылышмый. Почтальон китергәч, ул аны беренче битеннән соңгы битенә кадәр, бер хәрефен дә калдырмый укып чыга. Шулай итеп ветеран районның барлык вакыйгалары һәм яңалыклары белән таныша. Аралашучан, ачык йөзле ханым тормышын яңалыклардан башка күз алдына да китерә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев