Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.
Киңәшмә ведомствоара тармаклар - башкарма комитет, прокуратура, район суды һәм тикшерү комитеты катнашында үтте.
Бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясап, 2017 елга планлаштырылган оператив-хезмәт бурычларының тулаем үтәлүен билгеләп үтте. Җинаятьчелеккә каршы һәм хокук бозуларны профилактикалауга бәйле...
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.
Киңәшмә ведомствоара тармаклар - башкарма комитет, прокуратура, район суды һәм тикшерү комитеты катнашында үтте.
Бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясап, 2017 елга планлаштырылган оператив-хезмәт бурычларының тулаем үтәлүен билгеләп үтте. Җинаятьчелеккә каршы һәм хокук бозуларны профилактикалауга бәйле билгеле эш алып барылган.
- Татарстан Республикасының территориаль эчке эшләр бүлекләре эшчәнлегенә комплекслы бәя бирүгә нигезләнеп, Россия ЭЭМның Аксубай районындагы бүлеге ел нәтиҗәләре буенча өченче категорияле 21 эчке эшләр органы арасында 3 урынны били. 2017 елда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә 202 җинаять теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 җинаятькә ким. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хисап чорында бүлекнең кизү частендә теркәлгән ике меңнән артык гариза һәм мөрәҗәгатьне, гражданнардан һәм оешмалардан канцеляриягә кергән 73 язмача мөрәҗәгатьне тикшергән, кизү частенә, штаб бүлекчәләренә һәм миграция пунктына мөрәҗәгать иткән гражданнарга 4 меңгә якын дәүләт хезмәте күрсәтелгән, - дип билгеләп үтте Илнар Фәнис улы.
Җинаятьләрнең тулаем кимүенә килгәндә, районда уртача авырлыктагы һәм аз күләмле авырлыктагы җинаятьләр азрак кылынган - 50 җинаятькә кимрәк. Ләкин аерым авыр җинаятьләр саны 2 җинаятькә (4тән 6га кадәр), авыр җинаятьләр 8гә (23тән 31гә кадәр) арткан, Аерым авыр җинаятьләрнең артуы кеше үтерү фактларына бәйле күзәтелгән - 21дән 4кә кадәр. 2017 елда кылынган кеше үтерү һәм кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу фактларының барысы да ачылган. Статистикадан күренгәнчә, гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян салган җинаятьләр исерек хәлдә кылынган.
Шәхескә һәм милеккә каршы кылынган җинаятьләр районда оператив хәлгә зур йогынты ясый. Хисап елы нәтиҗәләре буенча шәхескә каршы кылынган җинаятьләр саны 2гә арткан (76дан 78гә кадәр), шуның белән бергә әлеге категориягә кергән кеше гомерен өзүгә бәйле авыр җинаятьләр саны кимегән (2дән 1гә). Монда шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәхескә каршы кылынган аерым авыр һәм авыр җинаятьләрне профилактикалаучы саклану чаралары бәрабәренә җинаятьләр саны 26га (77дән 51гә) кимегән. Милеккә каршы кылынган җинаятьләр санының да кимүе күзәтелә - урлау (91дән 61гә) һәм алдау очраклары (19дан 16га) азайган. Җинаятьләрне ачуның гомуми күрсәткече - 7 процентка (74,9 проценттан 81,9 процентка), аерым авыр һәм авыр җинаятьләрне ачу күрсәткече 2,5 процентка (88,9 проценттан 91,4 процентка) арткан. Җинаятьләрне, аерым авыр һәм авыр җинаятьләрне гомуми ачу күрсәткече категорияләр буенча уртача 0,4 һәм 1,9 процентка югары.
Җинаятьләрне ачу планында 21 территориаль эчке эшләр бүлеге арасында бүлек - 11 урынны, ә авыр һәм аерым авыр җинаятьләрне ачу буенча 9 урынны били.
Шуның белән бергә, бүлек җитәкчесе оператив-хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы хилафлыкларны да билгеләп үтте. Бу оештыру төркемнәре составындагы һәм җинаяти төркемдәге затларны ачыклау һәм җинаять җаваплылыгына тартуга бәйле максатка юнәлешле эш алып барылмау, кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып кылынган алдау очракларын ача алмау, канунсыз наркотиклар әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачуның түбән дәрәҗәдә булуы, җинаятьләр составын профилактикалау чараларының нәтиҗәсезлеге, икътисади юнәлештәге авыр һәм аерым авыр җинаятьләрне ачыклый алмау, юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булган кешеләр саны буенча федераль максатчан программа күрсәткечләренең төп фаразлау күрсәткечләреннән артып китүе (нәтиҗәлелек бөтенләй күзәтелми) һәм күп кенә башка моментлар.
Илнар Камалиев полиция хезмәткәрләреннән бүлек эшчәнлегенә кагылышлы хилафлыкларга аерым игътибар бирүләрен һәм яңа елда аларны бетерү өстендә эшләүләрен үтенде.
Аксубай районы суды рәисе Альбина Никитина, район прокуроры Эдуард Хираҗев, Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин да, уңай һәм җитешсез моментларга тукталып үтеп, бүлек эшчәнлегенә үз бәяләрен бирделәр.
Утырышта катнашкан башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, шәхси составның ел дәвамында районда үткәрелгән массакүләм-мәдәни чараларны үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп ителүен, хезмәткәрләрнең профилактик эшләрне даими алып барулары һәм җинаятьләрне ачуларын билгеләп үтеп, бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Нет комментариев