Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Почтальонны һәр йортта көтәләр

Почтальон һөнәре җиңел түгел, аның бурычы газета-журналлар тарату белән генә чикләнми.

Чирек гасыр диярлек Галина Дегтярева ике вазыйфаны бергә алып бара. Түбән Баланда да ул почта бүлекчәсе җитәкчесе дә, авыл почтальоны да булып эшли. Аны һәр йортта көтәләр. Ул эшенә бик шат. Ачык йөзле, игелекле хатын-кыз үз вазыйфаларын сыйфатлы башкарып кына калмый, авылдашлары белән аралашу өчен вакыт та таба.

Галина Кәкре Күл урта мәктәбен, аннары Иваново шәһәрендә техник һөнәри училище тәмамлаган. Практиканы да шунда узган, ике ел эшләгән. Туган як чакыруы көчлерәк булып чыга һәм Галина Дегтярева туган авылына әйләнеп кайта. «Баланда» совхозына кассир булып урнаша, кияүгә чыга, өч балага гомер бүләк итә. Соңрак эшчәнлек өлкәсен алыштыра – почта бүлекчәсенә күчә. Һәм менә инде чирек гасырга якын июль аеның икенче якшәмбесендә ул үзенең һөнәри бәйрәме – Россия почтасы көнен билгеләп үтә.

Зур калаларда почтальон хезмәте күзгә ташланмаска да мөмкин, әмма авыл җирлегендә аннан башка булмый. Галина Дегтярева ике торак пункт – Яңа Александровка һәм Түбән Баланда авыллары халкына берүзе хезмәт күрсәтә. Төрле эшләрне башкара.

– Күңелсезләнеп утырырга туры килми. Эш күләме зур, барысына да өлгерергә кирәк: корреспонденцияне сортировкаларга, аны маршрут буенча тәртипләп бүләргә. Нәрсәне дә булса бутаудан Алла сакласын. Даими басмаларга яздыруны да вакытында рәсмиләштерергә кирәк. Бу эштә миңа, әлбәттә, хөрмәтле пенсионерлар ярдәмгә килә, – дип уртаклашты почтальонка. – Бигрәк тә исәп-хисап счетларын таратканда һәм пенсияләр өләшкәндә эш күп. Ялгышмас өчен, кәгазьләрне берничә тапкыр тикшерергә туры килә.

Галина Алексеевна көн саен эссе кояшта да, яңгырлы һава торышы вакытында пычракта да, кышкы салкыннарда да бер генә чакрым юл узмый. Кайчакта ишегалды этләреннән дә качарга туры килә. Тик барлык авырлыкларга кармастан, эшемне яратам, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев