Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Паспорт системасы: кичә һәм бүген

Паспорт хезмәтенең пәйда булу тарихына - 84 ел. Җәмгыять тормышында бу тулы бер чор. Оешу чорыннан башлап система даими үзгәреп торды, бер генә үзгәртеп коруны, паспортлаштыру елларын башыннан кичермәде ул. Без моны район буенча паспорт хезмәте тармак бүлеге атамасының бер-бер артлы үзгәреп торуын күзәтеп барып беләбез. - Әйе, соңгы вакытта...

Паспорт хезмәтенең пәйда булу тарихына - 84 ел.

Җәмгыять тормышында бу тулы бер чор. Оешу чорыннан башлап система даими үзгәреп торды, бер генә үзгәртеп коруны, паспортлаштыру елларын башыннан кичермәде ул. Без моны район буенча паспорт хезмәте тармак бүлеге атамасының бер-бер артлы үзгәреп торуын күзәтеп барып беләбез.

- Әйе, соңгы вакытта үзгәрешләр еш күзәтелде, - дип сөйли ЭЭМның Аксубай районы буенча миграция пункты бүлеге җитәкчесе Ольга Евлеева. - Әмма без паспорт бирү, яшәү урыны буенча теркәү һәм гражданинның төп документына кагылышлы кайбер башка бурычларны үтибез.

Паспорт системасы хезмәткәрләре, беренче карашка күзгә ташланмаган, ләкин дәүләт һәм халык өчен мөһим эш башкаралар. Паспорт бүлегендә һәрвакыт үз һөнәренә тугры кешеләр хезмәт итте. Озак еллар гомерен әлеге хезмәткә багышлаган Татьяна Егорованы телгә алып үтми булмый. Фәретдин Шәязданов паспорт хезмәтен 16 ел җитәкләде. Аның вакытында шәхси состав районда паспорт реформасын уңышлы кичерде. Бу авыр, киеренке вакытлар иде. Аксубайда, авыл районнары арасында беренчеләрдән булып, биометрик паспорт бирә башладылар. Республиканың алты районыннан халык чит ил паспортын биредән килеп алды. Бүгенге көндә дә пунктта эшләр уңышлы алып барыла, гражданнарны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

1932 елда ЦИК һәм СССР СНКның "ССР Союзы буенча бердәм паспорт системасын кертү һәм паспортларда мәҗбүри теркәлү турында"гы Карары чыгарыла. 1937 елдан паспортларга фотографияләр ябыштырыла башлый.

Паспорт хезмәте җитәкчесе Ольга Евлееваның һөнәри тәҗрибәсе чирек гасырдан артык. Бүгенге көндә шәхси составта ике кеше: җитәкче һәм өлкән инспектор Гөлнара Сөләйманова. Ел башыннан ЭЭмның Аксубай районы буенча миграция пунктларында 1490 паспорт, 210 чит ил паспорты бирелгән. 1192 кеше яшәү урыны буенча теркәлгән, 1216 кеше теркәү исәбеннән төшерелгән. Халык санының кимү тенденциясе күзәтелә.

Соңгы вакыттагы зур билгеләнешкә ия яңалык - дәүләт хезмәтләренең электрон порталы. Гражданнарның кайбер өлеше, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, моңа охшаш практика катлаулырак бирелә һәм шул рәвешле миграция пункты хезмәткәрләренең мәшәкатьләрен арттыра. Миграция кануннарының бозылу факторлары белән дә очрашырга туры килә. Бу мәсьәләдә миграция пункты көч ведомстволары һәм район хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итә. Чит ил гражданнары белән эшләү, аның тагын бер юнәлеше булып тора. Миграция пунктының бөтен эшчәнлеге дә төгәл җайга салынган, закон таләпләренә нигезләнеп башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев