Мәрхәмәтле һәм көчле рухлы
«Нежность» үзәге белгечләре өчен өлкәннәргә ярдәм итү – ул көндәлек хезмәт. Алар һәр көнне өлкән кешеләргә булышалар, азык-төлек китерәләр, өй эшләрендә ярдәм итәләр.
Социаль хезмәткәр Нина Давыдова менә инде чирек гасырга якын «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Эш дәверендә аның адресына бары тик җылы сүзләр генә әйтелә.
Хезмәттәшләре энергияле, хәрәкәтчән булуы өчен аны «энерджайзер» дип атыйлар. «Аның энергиясе ташып тора. Бер минут та эшсез утырмый. Уңай холыклы, игелекле һәм ачык кеше. Һәрвакыт һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Теләсә кайсы эшне башкаруга җаваплы якын килә. Үз бурычларын бик яхшы башкара», – диләр алар.
Нина Александровна – өч бала анасы, биш оныкның бәхетле әбисе. Ире Валерий белән инде күп еллар бер-берсен аңлап, терәк булып яшиләр. Ул биш пенсионерга өйдә социаль ярдәм күрсәтә. Өлкәннәр аны үз кызларыдай якын күрәләр. Игелекле һәм ярдәмчел хатын-кыз һәркем өчен вакыт таба: өй эшләрендә дә ярдәм итә, аралаша да. Һәркемгә үз туганыдай һәм якын кешесе кебек карый.
Нина Давыдова Сөнчәле авыл җирлеге депутаты да булып тора. Туган авылы өчен җан атып яши ул. Аны үзе кебек актив, энергияле кешеләр – фикердәшләре һәм дуслары әйләндереп алган. Нина Александровнаның барысына да вакыты җитә. Йортында да җылы һәм уңайлы, эшендә дә барысы да тәртиптә, сәяси өлкәдә дә яхшы килеп чыга.
Аның районның социаль өлкәсен үстерүгә керткән өлешен республика дәрәҗәсендә бәяләделәр. Социаль хезмәткәр көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Нина Давыдова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев