Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Кешене хезмәт бизи

Эчке эшләр ветераны Госман Билаловның милициядәге хезмәт стажы - 22 ел. Игелекле һәм шул ук вакытта кырыс милиция хезмәткәрен районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул эшен оператив дежур ярдәмчесеннән башлый, аннары балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, тикшерүче булып эшли, лаеклы ялга кадрлар буенча җитәкче урынбасары булып китә. Ләкин өйдә кул...

Эчке эшләр ветераны Госман Билаловның милициядәге хезмәт стажы - 22 ел.
Игелекле һәм шул ук вакытта кырыс милиция хезмәткәрен районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул эшен оператив дежур ярдәмчесеннән башлый, аннары балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, тикшерүче булып эшли, лаеклы ялга кадрлар буенча җитәкче урынбасары булып китә. Ләкин өйдә кул кушырып утырмый - пристав булып эшли башлый, 17 елга якын бу хезмәтне җитәкли. Аның бүгенге һөнәрен дә хезмәттәшләре белән уртак дияргә була - ул алкоголь инспекциясенең район бүлекчәсенә идарә итә һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдларга, тикшерүләргә чыга.
- Теләсә кайсы вазифада да иң мөһиме - күңелне биреп һәм намус белән эшләү, шунда инде нәтиҗәләр дә яхшы булачак, - дип сөйли Госман Гомәр улы.
Күптән түгел ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул эчке эшләр бүлегендәге фидакарь хезмәте өчен 1, 2, 3 дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән, суд приставлары хезмәтендә дә шундый ук медальләр ала, "Ветеран ФСПП" исеменә ия.
Госман Гомәр улы тормыш иптәше Гөлсирә ханым белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Йолдыз әтисенең һөнәрен сайлаган, кызлары Гөлназ да җәмгыять өчен файдалы хезмәттә. 4 оныклары үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев