Игътибарлы һәм итагәтле
Мәрьям Шакирова 27 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шуның егерме ике елын икенче санлы Аксубай урта мәктәбендә. Мәрьям Вәгкас кызын грамоталы мөгаллимә, тәрбияче-психолог, методист-остаз булганы өчен ихтирам итәләр. Мөгаллимә укучыларның язма һәм телдән сөйләм культурасын үстерү проблемасы өстендә эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешә. Соңгы елларда татар теле һәм...
Мәрьям Шакирова 27 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Шуның егерме ике елын икенче санлы Аксубай урта мәктәбендә. Мәрьям Вәгкас кызын грамоталы мөгаллимә, тәрбияче-психолог, методист-остаз булганы өчен ихтирам итәләр.
Мөгаллимә укучыларның язма һәм телдән сөйләм культурасын үстерү проблемасы өстендә эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешә. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча өлгереш - 100 процент, ә белем бирү сыйфаты 77 процент тәшкил итә. Мәрьям Вәгкасовна укучылары районның фән олимпиадалары, төбәк һәм республика иҗат бәйгеләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә ел саен җиңүгә ирешәләр.
- Мондый уңышларга Мәрьям Вәгкасовна фәнни-методик әзерлек, белем бирүне үстерүгә яңа элементлар кертү белән ирешә. Үзе дә проект эшчәнлегендә, һөнәри осталык бәйгеләрендә, иң яхшы дәресләр эшләнмәсе һәм сыйныфтан тыш чара бәйгеләрендә катанаша, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләрдә эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, - дип сөйли икенче мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Флюра Фәхретдинова.
Мәрьям Шакирова белемен арттыру өстендә дә даими эшли. Методик эшкә аерым игътибар бирә. Аның дәресләре зирәклеккә өйрәтә, тел һәм әдәбият, татар халкы мәдәниятының киң дөньясын ача, укучыларда хезмәткә, милли гореф-гадәтләргә, өлкән буын кешеләренә, яшьләргә, туган якка карата мәхәббәт уята. Аның эшендә традицион һәм яңа алымнар бергә үрелеп бара.
Ул еш кына дәрес-семинарлар, конференцияләр, бәйрәмнәр, ярышлар, эшлекле уеннар, сәяхәтләр, мавыктыргыч дәресләр, ә соңгы елларда компьютер дәресләре дә үткәрә.
Инициативалы, принципиаль, максатчан, балаларга, хезмәттәшләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә итагәтле булуы белән Мәрьям Вәгкасовна хезмәттәшләре, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында зур ихтирам казана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев