"Яшьлек" универсаль спорт залы базасында "Иң яхшы электр монтеры-2017" республика һөнәри осталык бәйгесе үтте.
Анда "Капиталь төзелеш идарәсе" АҖнең 13 предприятиесеннән 14 белгеч катнашты. Катнашучылар алдында Нурлат җылылык челтәрләре җитәкчесе Рамил Шарапов чыгыш ясады. Ул, белгечләргә уңышлар теләп, моңа охшаш чаралар коммуналь өлкә хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын үстерү мөмкинлеге бирә, дип...
"Яшьлек" универсаль спорт залы базасында "Иң яхшы электр монтеры-2017" республика һөнәри осталык бәйгесе үтте.
Анда "Капиталь төзелеш идарәсе" АҖнең 13 предприятиесеннән 14 белгеч катнашты. Катнашучылар алдында Нурлат җылылык челтәрләре җитәкчесе Рамил Шарапов чыгыш ясады. Ул, белгечләргә уңышлар теләп, моңа охшаш чаралар коммуналь өлкә хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын үстерү мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады.
- Һичшиксез, безнең белгечләрнең әзерлеге югары дәрәҗәдә, - диде ул. - Электр монтерлары бүген дә моны исбатлаячаклар. Ул шулай ук Аксубай районында коммуналь хезмәтләрне яхшырту буенча нинди эшләр башкарылганы турында да сөйләде.
- Республиканың төрле почмакларыннан җылылык челтәрләре белгечләрен Аксубайда сәламләвебезгә бик шатмын, - диде, кунакларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Мондый һөнәри бәйгеләр кирәк һәм мөһим. Алар эшчеләрнең квалификация дәрәҗәсен арттыра, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты да яхшырачак.
Техник чаралар кешеләр тормышына, көнкүрешенә ныклап керә бара. Электр монтеры - чын ир-егетләр һөнәре, чөнки нәкъ менә алар техниканы яхшы беләләр һәм өйдә аларга кагылышлы килеп туган мәсьәләләрне хәл итәләр, көндәлекне уңайлы, җайлы ясыйлар.
Бу һәр елны үткәрелә торган бәйге Аксубайда тәүге тапкыр узды. Бәйге мәйданын боргыч, каргаборын кебек эш кораллары белән коралланган үз эшләренең осталары биләп алды. Бәйге ике этаптан торды.
Катнашучылар схема буенча насос белән идарә итү автоматикасын җыйдылар һәм эштә сынап карадылар, моның өчен аларга 30 минут вакыт бирелде. Аннан ары катнашучыларны бәйгенең теоретик өлеше - электр техникасына кагылышлы сораулар буенча тестлашу көтте. Катнашучыларның бөтенесе дә биремнәрне үтәделәр. Экспертлар электр монтерлары эшенә бәя бирделәр һәм иң-иңнәрне ачыкладылар. Алар арасында - Аксубай ТКХ МППның бишенче разрядлы электр монтеры Алексей Иванов та бар. Туплаган баллар буенча ул икенче урынга лаек булды (беренче призлы урын - Нурлат вәкиленә, өченче урын Азнакай җылылык челтәрләре вәкиленә бирелде).
Егерме биш яшьлек Алексей Иванов хезмәт юлын яңа гына башлый әле. Ул аграр институтны тәмамлаган, армиядә хезмәт итеп кайткан һәм бер елга якын безнең районга хезмәт итүче Нурлат җылылык челтәрләрендә эшли.
- Кечкенәдән электр техникасы белән мавыктым, - дип сөйли призер. - Шуңа аграр институтның авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру факультетын сайладым. Эшемне яратам.
- Алексей Иванов - безнең иң яхшы хезмәткәрләребезнең берсе, - дип мактап сөйли аның турында "Нурлат җылылык челтәрләре" АҖнең шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе участок җитәкчесе Мансур Сәхабетдинов. - Башка хезмәттәшләре белән чагыштырганда яшь белгеч булса да, бу призлы урынны ул үзенең алган белеме һәм күнекмәләре бәрабәренә яулады.
Нет комментариев